16+

Казанда һәр шимбәдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә

Ярминкәләр 1 июньгә кадәр эшләячәк. Шимбә көнне мин дә Мәскәү районындагысына чыгып кердем. "Удача" сәүдә үзәге каршындагы мәйдан халык белән тулы, буалылар сәүдә гөрләтә. Моны кече ярминкә дип әйтүе дә уңайсыз, чөнки сәүдә рәтләренең очы-кырые күренми. - Барлыгы 28 машинага 2,5 тонна ит, дүрт тонна сөт, пешкән азык-төлек, ашлык һәм...

Казанда һәр шимбәдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә

Ярминкәләр 1 июньгә кадәр эшләячәк. Шимбә көнне мин дә Мәскәү районындагысына чыгып кердем. "Удача" сәүдә үзәге каршындагы мәйдан халык белән тулы, буалылар сәүдә гөрләтә. Моны кече ярминкә дип әйтүе дә уңайсыз, чөнки сәүдә рәтләренең очы-кырые күренми. - Барлыгы 28 машинага 2,5 тонна ит, дүрт тонна сөт, пешкән азык-төлек, ашлык һәм...

Ярминкәләр 1 июньгә кадәр эшләячәк. Шимбә көнне мин дә Мәскәү районындагысына чыгып кердем. "Удача" сәүдә үзәге каршындагы мәйдан халык белән тулы, буалылар сәүдә гөрләтә. Моны кече ярминкә дип әйтүе дә уңайсыз, чөнки сәүдә рәтләренең очы-кырые күренми.

- Барлыгы 28 машинага 2,5 тонна ит, дүрт тонна сөт, пешкән азык-төлек, ашлык һәм яшелчәләр төяп килдек. Ярминкәләрдә ике атнага бер мәртәбә узган елның сентябреннән бирле катнашабыз. Агропредприятиеләр, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр: "Казанга барабыз", - дип кенә торалар. Иртәнге якта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та ярминкәбезне карап, рәхмәт әйтеп китте, - диде Буа районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев.

Шимбә көннәрендә казанлыларның күпчелеге кибетләр ягына борылып та карамый. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлеге җитәкчесе Александр Дружин моның сәбәбен ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясенең сәүдә челтәрләрендәгедән 15 процентка арзанрак булуы белән аңлатты. Ярминкәгә килүче авыл хезмәтчәннәренең транспорт ягулыгы чыгымнарын министрлык каплый икән.

- Сатуга чыгарылучы продукцияне тикшерәбез. Буа районыннан китерелгән ит һәм сөт продуктларына да анализ ясадык, сыйфаты әйбәт, - дип ышандырды "Удача" сәүдә үзәге ветсанэксперты Юлия Ильичева.

Елмаеп, йөгерешеп кенә сату итүче егет белән кызга күзем төште. Исәк авылыннан абыйлы-сеңелле Илнар һәм Зилә икән. Өстәлләрендәге күркәләр сарык кадәрле, малай!

- Әти-әниебез Илдар белән Резеда башта берничәләп кенә күркә асрыйлар иде, - дип сөйләде Илнар. - Өч ел элек күркә үстерү буенча гаилә фермасы оештырдык. Хәзер ел саен 500-600 күркә үстерәбез, кайсыларының авырлыгы 16 килограммга кадәр җитә. Килограммын 260 сумнан сатабыз.

Ярминкәне хәйран калып, күзәтеп йөргәннән соң, автобус тукталышына юнәлдем. Йөк машинасы әрҗәсендә энҗеләр сыман тәгәрәшеп ятучы борчакны күргәч, сөенеп куйдым.

- Авылда яшелчә бакчасына бер түтәл итеп чәчәргә борчак туры китерә алмыйча йөри идем, шәп булды әле бу,- дим үзалдыма. -Абзый, өч кило борчак үлчәп бир әле.

- Капчыгы белән.

- Рәхмәт,- дим машина өстендәге кешегә, - өч кило да җитә.
Безнең сөйләшүне ишетеп, тагын бер яшь ханым туктады.

- Миңа да өч кило кирәк, дачада кузак өчен чәчәм.

Юк, үлчәп бирмәделәр, үлчәүләре юк, капчыклап кына саталар...

Язга кадәр берәр район Казанда борчакны капчыклап түгел, килограммлап та сатыр әле дип өметләнәм инде...

Ярминкәдәге бәяләр
(
килограммнарда)
Сыер ите - 280 сум
Бәрәңге - 25 сум
Карабодай - 45 сум
Он - 19 сум
Сөт - 25 сум (литры)
Йомырка - 50 сум (дистәсе)


Автор фотолары





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading