16+

Казанда Россия Кулланучылар кооперациясе продукциясе күргәзмә-ярминкәсе ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Казанда Россия Кулланучылар кооперациясе продукциясе күргәзмә-ярминкәсе ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Ульяновск, Томск, Кемерово өлкәсе кулланучылар берлеге, Башкортстан товар җитештерүчеләре, Ленинград өлкәсе кулланучылар берлегенең Гатчино сәнәгать комбинаты, Марий Эл, Ульяновск, Чуашстан, Ярославль, Вологда, Әстерхан, Пенза товар җитештерүчеләренең барысы белән Казанның Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда оештырылган күргәзмә-ярминкәдә танышырга була.

Күргәзмә 21-22 апрель көннәрендә Казанда уза торган Россия Федерациясе үзәк союзының кооператив форумы кысаларында оештырылган. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе үзәк союз советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов күргәзмә белән танышып йөргәндә җитештерүчеләрнең һәркайсы кунакларны сыйларга, үзләре белән таныштырырга ашыктылар.

Ризыкларның төрлелегеннән күзләр камаша. Һәр төбәк үзенең милли йөзен, үз төбәгенең үзенчәлеген күрсәтергә тырышкан. Кыскасы бер ярминкәдә бөтен Россия буйлап сыйлана-сыйлана сәяхәт итәргә була. Кайсы янына гына килмә үзләре алып килгән ризыкларны авыз итергә тәкъдим итәләр. Барысы да диярлек ризыкларның экологик чиста булуына басым ясаганнар.

Ит, казылык, кондитер әйберләр бер хәл, Әстерхан өлкәсе Харабалинск районы балыкчылык берлеге килүчеләрне хәттә уха белән сыйлады. Гадәти кебек тоелган ризыкларны да үзенчәлекле итеп тәкъдим итә белгәннәр. Башкортстан җитештерүчеләре талканнан кәнфит ясаганнар. Тәҗрибәләрен җыелган халык белән дә уртаклаштылар. Халык егылып талкан ала. Кәнфит ясарга дип...

Башкортстан Кулланучылар берлеге вәкилләре, кайсы төбәк һәм өлкә нәрсә белән шөгыльләнүен күрсәтү өчен, мондый күргәзмәләрнең әһәмияте зур булуын билгеләп узды.

"Вейра-союз" кулланучылар кооперативы бактериофаглы инновацион яңа продукциясе турында кыскача сөйләгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов боларның кирәкле әйберләр булуын, аларны кулланырга кирәклеген белдерде.

Авыл хуҗалыгы тармагы белән Сабантуй гел аерылгысыз кебек. Сабантуй ук булмаса да, кайбер күренешләрен күрергә мөмкин иде. Язның кыш көне белән көрәшкән вакыты, тышта җил, шулай да үз-үзенә ышанган егетләр чишенеп атып колга башына үрмәләделәр. Редакциябезнең машина йөртүчесе Альберт Каюмов та катнашты. Катнашты гына түгел, ә икенче урынны алды! Тамашачылар калын курткалардан туңып торганда яланаяк, ялан өс багана башына "ә" дигәнче менеп җиткән егеткә "Афәрин!" дими, ни дисең инде?!

Мәйданда күргәзмә программасы Россия төбәкләре коллективлары концерты белән дәвам итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading