16+

Казанда «Велоҗәй» сезоны ачылды

Кичә мең ярымнан артык кеше велосипедта ярышты.

Казанда «Велоҗәй» сезоны ачылды

Кичә мең ярымнан артык кеше велосипедта ярышты.

Соңгы елларда велосипедта йөрүчеләр саны арта бара. Күпләр аны уңайлы транспорт төре дип саный: бөкеләрдә утырасы юк, юлда барган өчен түләмисең, иң мөһиме - бу сәламәтлек өчен файдалы.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының бюро рәисе Тәбрис Яруллин мәсәлән, көн саен эшкә велосипедында килә. Буа районы Карлы авылы имамы Җәмил хәзрәт Фәхретдинов исә велосипедта хаҗ кылырга барырга җыена . Бару һәм кайту өчен 11 меңнән артыграк чакрым юлны үтәргә кирәк булачак. Моңа барлыгы 170 көнләп вакыт узачак, дип саный ул.Җәмил хәзрәтнең велосипедта ерак араларны узу тәҗрибәсе бар икән инде. Берничә тапкыр Татарстан районнарына "тимер ат"ында сәяхәт иткән булган. Йөзләгән чакрым араны авырлыксыз узган. Май урталарында Башкортстанга да велосипедта барырга җыена 22 яшьлек имам-хатип.

Кыскасы, Казанда кичә "Велоҗәй - 2015" сезонын ачып җибәрделәр. Чараның төп өлеше - велоярышлар бугандыр, мөгаен. Быел әлеге бәйгедә катнашырга мең ярымнан артыграк кеше теләк белдергән. Велосипедчылар "Казан" Гаилә үзәгеннән Горький паркына кадәр узыштылар. Куркынычсызлык ны саклау максатыннан юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре кизү торды.

Әлеге ярышны «Negonki» шәһәр велосипедчылар берлеге оештырган. Алар Казанда бу транспорт төрен үз итүчеләр санын арттыру максатыннан тырышалар икән. Араларында 28 елдан артык велосипедта йөрүче СССР чемпионнары да бар. Бу көнне теләгән кеше өчен велосипедларын рәтләү пунктлары да эшләде. Анда көпчәкләрне күпертергә, чылбырны майларга, тагын башка ремонт эшләрен башкарырга була иде. Горький паркында исә, чын мәгънәсендә велосипед бәйрәме узды. Велосипедлары белән яшьләр нинди номерлар гына күрсәтмәде, нинди ярышларда үзен сынамады, озынлыкка да, биеклеккә дә сикереп була икән ике көпчәкле "тимер ат"та. Бәйрәмнәр, чаралар алга таба да булачак әле. Оештыручылар әйтүенчә, якын киләчәктә чит төбәктән килгән балалар катнашында да велоярышлар уздырырга ниятлиләр, шулай ук велосипедта начар юлдан йөрү буенча бәйге дә үткәрергә телиләр. Баксаң, 1975-76 елларда Казанда велосипедларда йөрү бик популяр булган, ул чактагы велосипедчылар арасында өчәү әлеге спорт төре буенча дөнья чемпионы исеменә дә лаек дип табылган. Быел да Россия масштабында ярышлар уздырып, велосипедта йөрүне югары дәрәҗәдә популярлаштырырга җыена оештыручылар.

Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading