Казан мэры Илсур Метшин кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә башкалада санитар чистарту чараларын дәвам итәргә, туристлык чорына ныклы әзерлектә керергә чакырды.
- Казанлылар да, кунаклар да канәгать калырлык булсын, - диде шәһәр башлыгы.
Мәгълүм ки, Казанда быелның 17 июненнән 2 июльгә кадәр Конфедерация кубогына футбол матчлары узачак. Җәйге урам сәүдәсен оештыруга шушы спорт чарасы билгеле бер йогынты ясаган. «Казан-Арена» футбол стадионы территориясендә ачык һавада сәүдә киосклары урнаштырылмаячак. Борчылырга кирәкми, шәһәр урамнарында, паркларда һәм скверларда ачык һавада сәүдә үткәрү өчен 500гә якын урын билгеләнгән.
- Аукционнар аша 305 урын инде рәсмиләштерелде. Аларда милли ризыклар сатылачак, сувенирлар, фотохезмәтләр тәкъдим ителәчәк, аттракционнар, скутер, велосипед прокатлары эшләячәк, - дип әйтеп үтте үзенең чыгышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов.
Безне әле тагын колак ишетмәгән вейкборд, фудтрак, вендинг кебек яңалыклар көтә. Вейкборд - спортның су чаңгысын, су тактасын, трамплиннан сикерүне, акробатиканы, тау чаңгысын берләштергән төре. Кабан күлендә һәм Казансу елгасында моңа тәвәккәллек иткән кешеләрне Ходай иминлектән аермасын! Фудтрак - ашамлыклар яки башка төрле продукция сатыла торган кечкенә арба-фургон. Урамнарда һәм паркларда бизәкле «чегән арбасы» күрсәгез, шикләнеп калмассыз. Газлы су сатучы автомат-җиһазларны һәммәбез хәтерли.Үзебезне Европа дәрәҗәсендә хис итеп, хәзер инде без дә аларны «вендинг», дип сөйләшәчәкбез. Инглиз телендә vend - сату итү. Чәйне һәм кофены урамнардагы вендинг сәүдә рәтләрендәге автомат-җиһазлардан гына алып эчәрбез.
Эшкуарлар арасында әлегә паркларда «җәйге кинотеатр» оештырырга, һава шарларында очыртырга теләүчеләр табылмаган.
- Җәйге чорда урам сәүдәсе өчен урын сатып алынып, киоск куелган җиргә җыен «казаклар-разбойниклар» сыенмасын. Рөхсәтсез рәвештә теләсә кая куела торган киоскларны полициянең терәк пунктлары да, шулай ук халык «милиционерлары» да күзәтчелектә тотсын иде, - дип фикерен әйтте мэр Илсур Метшин.
Казанда рөхсәтсез рәвештә урнаштырылган киоскларны ачыклау максатында, махсус айлык башланды. Рөхсәтсез сәүдә оештыручыларның сәүдә җиһазлары мәҗбүри тартып алыначак», - дип кисәтте Иван Кузнецов.
Фото: dpol4.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар