16+

Казанда «Яшел рекорд» проекты старт алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Без Казанда вакытлыча гына яшәүчеләр түгел. Казан иң матуры булсын»! - диде.

Казанда «Яшел рекорд» проекты старт алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Без Казанда вакытлыча гына яшәүчеләр түгел. Казан иң матуры булсын»! - диде.

Башкалада кичә «Бердәм Россия» партиясе җирле сәяси советының Казан җирле бүлегенең киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ведомстволар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, партия активистлары катнашты.
Казан җирле бүлеге президиумы башкаланы яшелләндерү максатында, «Яшел рекорд» проекты башлангычы белән чыкты. Башкала мэры, җирле бүлек секретаре Илсур Метшин үзенең чыгышында: «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Казан җитез адымнар белән үсеш кичерә. Продукция җитештерү, йортлар һәм юллар төзелеше арта, капиталь төзекләндерү бара. Узган ел гына да балалар өчен 25 бакча ачылды, быел 1 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. Универсиада башкаланың үсешенә шулай ук зур этәргеч бирде. Ләкин әлегә экология мәсьәләсе тулысынча хәл ителмәде. Казанда 259 мең зур агач бар, ә автомобильләр саны 300 мең берәмлектән артык. Акула тешенә охшаган карт агачлар бүгенге ихтыяҗны канәгатьләндерми. Борынгылар: «Озак яшисең килсә, агым суга, яшеллеккә һәм матур кызларга карап тор», - дигәннәр.
Казанда, һәм шушы утырыш залында да, матур хатын-кызлар күп, әмма яшеллек аз. Яшелләндерү - Татарстан Президенты башлангычында Казанның тарихи үзәген төзекләндерү кебек үк мөһим чара. Агач утырту яңа модага әверелсен. Казанда быел 2 мең зур агач утыртылды инде. Кечкенәләрне генә түгел, ә 4-6-7 метр биеклектәге агачларны шәһәр территориясенә күчереп утырту эшләре башкарылачак. Эре предприятиеләр, ВУЗлар, Универсиада елы санынча, 2013 төп зур агач утырту акцияләренә кушылырлар, дип ышанам. Данлыклы урманчы Нургали ага улы буларак, Рөстәм Нургалиевич, Сез дә башлангычка теләктәшлек күрсәтерсез, дип өметләнәм», - диде.
Фикер алышуларда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, «Газпром трансгаз Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Рәфкать Кантюков башлангычка теләктәшлек белдерделәр.
Утырышка йомгаклау сүзендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Казан - тарихи һәм мәдәни шәһәр. Меңьеллык вакыйгасы башкаланы уңай якка үзгәртте. Универсиада йогынтысы да зур. Яңа аэропорт, тимер юл вокзалы белән аэропорт арасында интермодаль юл төзелә. 2013 елның маенда метроның янә 3 яңа станциясе ачылачак. Колачлы төзелешләр баруы, әлбәттә, кыенлыклар тудыра. Шәһәр - борынгы, инженерлык корылмалары да иске, шунлыктан төзекләндерү үзеннән-үзе сорала. Казанда әлегә яшеллек аз, һәр елны 50 мең агач утырту кирәк. Казанны яшелләндерү башлангычын хуплыйм. Үзем дә шәһәр территориясенә берне генә түгел, ә берничә агач утыртачакмын», - диде.
Казанда агач утырту буенча беренче зур өмә 13 октябрьдә үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading