16+

Казанга «салкын күбәләкләр» якынлаша

Шәһәр Башкарма комитетында “кыш килми калмас” дип, коммуналь хуҗалыкларның әзерлек мәсьәләсе каралды.

Шәһәр Башкарма комитетында “кыш килми калмас” дип, коммуналь хуҗалыкларның әзерлек мәсьәләсе каралды.

Шәһәр башкарма комитетында «кыш килми калмас» дип, коммуналь хуҗалыкларның әзерлек мәсьәләсе каралды.

Быелгы октябрь аеның соңгы атнасы 9-14 градус җылылыгы белән безне кабат җәйгә алып кайт­са да, тиздән салкыннар җитәчәк: 29 октябрьдә һава температурасының -2 градуска төшүе көтелә. Екатеринбургта инде карлы яңгырлар күзәтелә. Димәк, озакламыйча «салкын күбәләкләр» Казанга да килеп җитәр.

– Кышка яздан ук әзерләнергә тотынабыз. Күпфатирлы йортларның ишекләре, подъезд тәрәзәләре ныгытыла. Ишегалларындагы бозлавыкларга каршы 9 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 190 тонна реагент хәстәрләп куелды, – диде торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. – Ишегалларындагы карны җыештыруда 163 берәмлек махсуслаштырылган техника файдаланылачак.

Башкалада ишегалдын җыештыручыларга һаман да кытлык күзәтелә. Хәзер 3 мең кеше исәпләнсә, штат тулылыгы өчен тагын 500 урам себерүче кирәк.
– Кышын хезмәт авырлашканлыктан, кайбер кадрлар эштән китә. Быелның 1 июленнән торак хезмәтләренә муниципаль тарифларның күтәрелүе нәтиҗәсендә, ишегалдын җыештыручыларның хезмәт хакын 3 мең сумга арттыру мөмкинлеге туды. Бүген хезмәт хаклары – 20 мең сум, – дип сөйләвен дәвам итте Дмитрий Анисимов.

Кайбер урам себерүчеләр, күбрәк акча эшләү ниятеннән, икешәр ишегалдын җыештыра. Кул хезмәтен җиңеләйтү һәм кадрлар кытлыгын чишү максатында, тагын 11 берәмлек махсуслаштырылган кече техника сатып алынган. Әмма ишегалларына тулган җиңел машиналар тракторлар эшенә киртә тудыра.
– Идарәче компанияләрнең күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән уртак тел табуы зарур. Тәртипкә салынган йортларда кешеләр кар җыештырганда машиналарын күчереп торалар бит, – дип әйтеп куйды шәһәр мэры Илсур Метшин бу нисбәттән.

Казанда авыш (кайчы) түбәле күпфатирлы 2700 йорт исәпләнә. Андый йортларның түбәләрендәге карны төшерү шулай ук идарәче компанияләргә йөкләнгән. Балконнарына түбә ясаган кешеләр андагы карны үзләре төшерергә яки идарәче компания белән килешү төзергә тиешләр. Кар яки боз балкон түбәсеннән кеше өстенә төшсә, фатир хуҗасы җавап бирә.
Мэр Илсур Метшин, кар яву туктагач, ишегалдындагы кар 6 сәгать эчендә җыештырылып бетерелергә тиеш, дип искәртте.
Кыш килми калмас. Ишегалдындагы кар яхшылап җыештырылмаса, «063» телефоны аша хәбәр биреп яки «Открытая Казань» сайтына язып, гариза калдырырга мөмкин булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading