Шәһри Казан

Казанлыларны макулатура тапшырырга чакыралар

Агымдагы атнаның шимбә көнендә, ягъни 24 ноябрьдә «Башкага ярдәм ит!» иҗтимагый оешмасы макулатура җыю буенча акция уздыра. Макулатура Себер трактындагы 23 нче а йортында кабул ителәчәк.

Реклама

Акция чүп-чарны аерым җыю кысаларында узачак. Кызганыч ки, Россиядә, башка илләрдәге кебек, чыгарып ташланган чүпне аерым җыю киң таралмаган. Ә бу исә калдыкларны кабат эшкәртүне җиңеләйтер һәм икенче чималдан эшләнгән продукциянең сыйфатын яхшыртыр, полигоннарның санын киметер, шулай ук илдәге экологик хәлне яхшыртыр иде.
Бер караганда, кирәкмәгән газета-журналларны тапшыру ул өйдә җыелып яткан әллә ничә килограмм кәгазьләрдән арыну гына түгел, ә экологиябезгә дә сизелерлек ярдәм булыр иде, ди акцияне оештыручылар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: