16+

Казанны төзеде, Мәскәүне төзеде, хәзер Хөкүмәт төзи — Марат Хөснуллин яңа вазыйфага билгеләнде

Президент Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасыннан соң өч сәгать үтүгә, Хакимият отставкага китте.

Казанны төзеде, Мәскәүне төзеде, хәзер Хөкүмәт төзи — Марат Хөснуллин яңа вазыйфага билгеләнде

Президент Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасыннан соң өч сәгать үтүгә, Хакимият отставкага китте.

Әмма изге урын буш тормаганлыктан, озак та тормый Премьер-министр вазыйфасына Михаил Мишустин билгеләнде. Ул исә, үз чиратында, Вице-премьерларны да, федераль министрларны да “яңартты”. 

21 гыйнвар көнне тәкъдим ителгән составта татарстанлы, алай гына да түгел, милләте буенча татар булган Марат Хөснуллинны күрергә мөмкин. 

Марат әфәнде Казан дәүләт финанс-икътисад  институтын тәмамлаган. 2006 елдан Икътисад фәннәре кандидаты. Республикада ул төзелеш өлкәсендә тирән эз калдырган кешеләрнең берсе. 2001-2010 елларда Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммугаль хуҗалык министры булганда, республикада торак өлкәсендә алга китеш хакында язу кирәк түгелдер. 2010 елда гына да республикада 26 спорт объекты кулланылышка тапшырыла. “Төзүче”, “Мирас”, “Форвард”, “Итил” спорт комплекслары, “Ак Барс” көрәш сарае, “Ак бүре”, “Ватан”, “Тулпар” һ.б. объектлар. “Санкт-Петербург” волейбол үзәге, “Акчарлак” ябык бассейны, “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексы – болар да Марат Хөснуллин җитәкче булганда сафка баскан биналар. Аның башлангычында төзелә башлаган Су спорты төрләре сарае, 45 мең кеше сыйдырышлы стадион, Гимнастика үзәге инде Марат әфәнде Мәскәүгә киткәч төзелеп бетте. Бу объектларның шактые Универсиада 2013 вакытында актив файдаланылды.  Гомуми суммасы 280 млрд сумнан арткан “ТАНЭКО” заводы да Хөснуллин заманында сафка бастырылды.

Мәскәүгә, башкала мэрының кул астына эшләргә киткәч тә якташыбыз тырыш һәм хезмәтен җиренә җиткереп башкара торган кеше икәнен исбатлады. Мәскәүдәге юллар мәсьәләлрен чишү, тимер юллар, электрон документлар системасын камилләштерү — барысы да Марат Хөснуллин хезмәт җимеше.  Башкаланың “Москва Сити” халыкара эшлекле үзәген белмәгән кеше бармы икән?! 2008 елда икътисади кризистан соң әлеге биналар төзелүдән туктала. Татарстанда чыныгу алган Марат Хөснуллин исә “бозны кузгата”. Хәзер “Москва Сити” башкаланың иң матур урыннарының берсе санала. 

Тугыз ел эчендә Мәскәү мэрының урынбасары дәрәҗәсенә кадәр ирешкән Марат әфәнденең эшләрен берничә җөмлә белән генә санап бетереп булмый, әлбәттә. Әмма аның  кулыннан эш килгәне күренеп тора. 

Безнең халыкта бит шундый сәер сыйфат бар: кеше начар гамәл кылып, фаш ителсә, без аның милләттәшебез икәнне качырырга тырышабыз, аның өчен оялабыз. Әгәр дә инде киресенчә, югары үрләр яуласа, аны күккә чөеп мактыйбыз, ул шәхеснең тамырларында татар каны эзли башлыйбыз. 

Марат Хөснуллин Вице-премьер итеп билгеләнгәч тә, хакимияттә дә татар кешесе булды дип сөенүчеләр аз булмагандыр. 

ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин

-Россия Хөкүмәтендә үзебезнең кешеләр булу, әлбәттә яхшы. Татарстаннан булгач, ни дисәк тә региондагы мәсьәләлргә игътибар бирәчәк. Өстәвенә, бу горурлык та. Татарстандагы кадрларга, республика мәктәбен узучыларга ихтыяҗ бар дигән сүз, - диде депутат. 

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев

-Татар булуы аның эшне җиренә җиткезеп эшләгәндә, тырышлыгында роль уйнагандыр. Ә хәзер яңа эш урынына билгеләгәндә аны Татарстаннан булуын да әйтмичә, Собянин командасыннан, Мәскәүдә 9 ел зур эшләр эшләгән, дип билгеләделәр. Әмма ул Татарстанда министр булганын, аның республика кадры, Минимер Шәймиев кадры булуын без беләбез. Марат Хөснуллинның Татарстаннан булуының файдасы тими калмас. Хөкүмәт башлыгының урынбасары булып билгеләнү ул бик зур вакыйга. Һәрхәлдә, ул этлек эшләмәячәк. Икенчедән, бу татарларның дәрәҗәсен күрсәтә торган гамәл, - диде Римзил әфәнде Марат Хөснуллинның яңа вазыйфага билгеләнүен шәрехләп. 

P.S. Марат Хөснуллинны Виталий Мутко урынына билгеләделәр. Мутко Татарстанда еш була торган чиновникларның берсе иде. Моңа кадәр республикада сирәк  булган якташыбызны хәзер ешрак күрербез дип өметләнеп калабыз. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: Марат Хөснуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алдынды. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading