Дәүләтләр һәм диннәр тарихында “13” санына мөнәсәбәт төрле. Берәүләр аны бәхеткә юрый, ә икенчеләр шикләнеп-куркып карый.
Һиндстанда, Индонезиядә, Италиядә, Япониядә, Кореядә һәм Сагуд Гәрабстанында бу санны яраталар. Кытайда “13” саны – “мин уңышка ирешергә тиеш” дигән мәгънәне аңлата. Казанның 2035 елга кадәрге чорга исәпләнгән яңа Генераль планы проекты әзерләнде. Татарстан башкаласын, әлеге документ нигезендә, 13 “алгарыш ноктасы” җирлегендә үстерү күзаллана.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин белән элекке баш архитектор Татьяна Прокофьева матбугат конференциясендә журналистларга Казан картасыннан әнә шул “бәхетле нокталарны” күрсәттеләр.
Елга пассажирлар вокзалы зонасында эшлекле үзәк барлыкка киләчәк, анда гомүм җәмәгатьчелек кулланышындагы парклар һәм скверлар да булдырыла. Идел елгасы яр буйлары төзекләндерелеп, Кабан күле белән тоташтырыла. Фаткуллин урамындагы бульварь “ялгаучы” ролен башкара. Елга порты янында яңа урамнар, причаллар һәм пирслар төзелә. Шул рәвешле бу нокта-зона шәһәрнең гомүм мохитенә кушыла.
– Тимер юллары проектка киртә тудырмасмы? – дип кызыксынып сорау бирдем.
– Идел ярларын тимер юлларыннан арындыру, аны шәһәр читенә күчерү турында хыял күптән бар ул миндә. Ләкин, тимер юллар федераль җаваплылыкта. Тимер юллар мәсьәләсендә сөйләшүләр алып барыла,– дип җавап кайтарды Татьяна Прокофьева.
Гадел Кутуй урамы, Гвардия урамы һәм Җиңү проспекты чикләрендәге җирлектә заманча инфраструктуралы торак комплекс пәйдә булачак. Бу территорияләрдәге предприятиеләр үз эшчәнлекләрен дәвам итә ала, тик эшчәнлекләрен камилләштерергә һәм санитар-саклану зоналарын беркадәр киметергә тиешле булалар. Санитар зонаны киметү экологик нормативлар чикләрендә башкарыла.
Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл төзелеше киләчәктә барыбер булыр, дип өметләнелә. “Северный” (Казан-2) тимер юл вокзалы югары тизлекле поездларны кабул итәчәк. Биредә җәмәгатьчелек үзәге барлыкка китереләчәк, ягъни, инфраструктура тагын да яхшыртыла.
“Салават күпере” микрорайонында 2035 елга кадәр тагын 9 балалар бакчасы һәм 4 мәктәп сафка бастыру ниятләнелә. Ферма-2, Урта Кабан зонасында һәм Аракчино бистәсе янындагы элекке артиллерия складлары урынында яңа торак районнар булдыру планлаштырылган. Константиновка бистәсе янында күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән кишәрлекләр территориясе комплекслы үстереләчәк. Казанның М-14 микрорайоны тирәсендәге көньяк һәм көньяк-көнчыгыш зоналары камилләштерелә, шәһәргә ялганышы яхшыртыла.
“Самосыр” һәм “Восточный” полигоннары, шулай ук “Казан органик синтез” заводы янәшәсендәге территорияләрдә яңа сәнәгать-җитештерү зоналары барлыкка килү ихтимал.
Радик Шәфигуллин әйткәнчә, Казан казна дары заводы Россиянең башка төбәгенә күчерелә, шулай да заводның кайбер цехлары Казанда калдырыла.
Казанның көнчыгыш тарафы аз катлы йортлар төзелешенә бирелә. “Березовая роща”, “Западное Заречье” һәм “Салават күпере” җирлекләрендә исә, күп катлы йортлар төзелә. Мәсәлән, “Западное Заречье”га билгеләнгән 330 гектар җирдә 7-25 катлы йортлар, 1560 урынга 7 балалар бакчасы һәм 3425 урынга 4 мәктәп, хастаханә, спорт корылмалары һәм иҗтимагый-эшлекле биналар төзү каралган.
– Генераль планның яңа проекты нигезендә, хәзер инде төзелешләр юллар, инженерлык һәм социаль инфраструктура төзелешләре белән беррәттән алып барылачак, – диде Радик Шәфигуллин.
Кытайлар 13 саны белән “мин уңышка ирешергә тиеш” дигән мәгънә белдергән шикелле, Казан җитәкчелеге дә 13 ноктадагы планнарны һичшиксез башкарып чыгарга ышана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар