16+

«Казан»ны аждаһалар саклаячак

Быел «Казан» гаилә үзәгенә керү юлында кыз («Она») һәм егет («Он») аждаһалар барлыкка киләчәк. Әлеге эшләрнең авторы - танылган сынчы Даши Намдаков.

«Казан»ны аждаһалар саклаячак

Быел «Казан» гаилә үзәгенә керү юлында кыз («Она») һәм егет («Он») аждаһалар барлыкка киләчәк. Әлеге эшләрнең авторы - танылган сынчы Даши Намдаков.

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева аждаһаларның туристларны, шәһәр кунакларын җәлеп итеп торачагына ышана. Әйтүләренчә, башкалага килгән туристлар һәм казанлылар, «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгына менеп, шәһәрне күзәтергә ярата. Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиеваның әйтүенә караганда, узган ел әлеге мәйданчыкта 56 мең кеше булган. «Казан» үзәгендә, россиялеләрдән тыш, Италия, Бөекбритания, Америка, Франция, Сингапур, Гаити һ.б. чит ил кунаклары да эз калдырган.
Казанда туристлык сезонын ачуга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итүләренчә, ул - уникаль объект һәм бирегә Казансу буе матурлыгын күрергә тагын да күбрәк туристлар киләчәк. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Казансу яры буен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк, дип белдерде. Проектлар инвесторлар булу белән гамәлгә куела башлаячак. Казансуның сул як ярында, Батурин урамы тирәсендә ял һәм туристлык зонасына хезмәт күрсәтү корылмасы һәм 400 машина куярлык ике катлы паркинг булачак. Казансу елгасына исә сәяхәт катерлары чыгарачаклар. Хәзерге вакытта су транспортының маршруты һәм билет бәясенең күпме торачагы хәл ителә. «Ким дигәндә, ике катер йөриячәк. Билет бәясе кыйммәт булмас дип уйлыйм», - ди шәһәрнең Тышкы элемтә һәм туристлык комитеты җитәкчесе Евгения Лодвигова. Су транспорты башкалага апрель-май айларында кайтартылырга тиеш.
Казанда йөри торган ике катлы автобусларның маршрут географиясе дә киңәя. Алар, Казан үзәге буйлап кына түгел, ә күперләр аша шәһәрнең башка өлешләренә дә чыгачак. «Инвесторның бу проекттан күңеле кайтмады һәм ул автобусларның санын арттыруны планлаштыра», - дип билгеләде Е.Лодвигова. Хәзер Казан буйлап шундый ике экскурсия автобусы йөри. Өченчесе апрель ахырында килер дип көтелә. Фаразланган маршрут мондый булачак: Тукай мәйданы - Иске Татар бистәсе - Болак - Бауман урамы - Кремль урамы - Казан Кремле - Ленин дамбасы - «Казан» гаилә үзәге - «Казан Ривьерасы» - Миллениум күпере - Ершов урамы - Казан Ратушасы - «Казан» милли мәдәният үзәге - Зур Кызыл урам - Карл Маркс урамы - Ирек мәйданы - Пушкин урамы - Тукай мәйданы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading