16+

Казанны дөньяга танытасы иде

Испаниянең Барселона шәһәренә елына 1 миллион турист килгән булса, 1992 елдагы Олимпиададан соң әлеге сан 20 миллионны тәшкил иткән.

Казанны дөньяга танытасы иде

Испаниянең Барселона шәһәренә елына 1 миллион турист килгән булса, 1992 елдагы Олимпиададан соң әлеге сан 20 миллионны тәшкил иткән.


Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин: «Казанның тарихи-мәдәни мирасы бик бай. Казан белән бергә ике изге урын: Болгар белән Зөяне дә дөньяга танытырга кирәк», - диде. Шәһәр башлыгы 2013 елда Казанда узачак Универсиадага бәйле рәвештә кабынган туристлык кызыксынуын гадәти агымга әверелдерү бурычы куйды, моңа Барселонаны мисал итеп китерде.
Казанда туристлыкны үстерү буенча 2012-2013 елларга исәпләнгән программа проекты әзерләнгән. Шәһәр башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты рәисе Иван Кадошников мәгълүмат биргәнчә, Универсиадага кадәр тагын 9 кунакханә төзеләчәк. Яңа программа туристлык инфраструктурасында хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуны күздә тота. Бу кунакханәләрне, транспортны, тышкы төзеклекне, хезмәт күрсәтүне һәм ашханәләр челтәрен үз эченә ала. Казанда экскурсияләр өчен автобуслар, урам юлларында тукталыш «кесәләре», гидлар җитми.
Башкаланы интернет челтәре аша пропагандалау да файдаланыла. Казан кунагы картасын гамәлгә ашыру ниятләнелә. Ул туристка аерым музейларга бушка керүдә, экскурсияләрдә, җәмәгать туклану урыннарында, сәүдә үзәкләрендә ташламалар бирәчәк. Туристлык маршрутына милли бренд булган, ягъни танылу алган «Рубин» футбол клубына, Казан вертолет заводына, «Мелита» һәм «КамАЗ» акционерлык җәмгыятьләренә сәфәрләр ясауны кертү уйланыла. Германиядә һәм Англиядә Казанны туристлык агентлыкларына, җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чаралары оештырылган. Җәмәгать туклануы объектларына ирекле классификация үткәрү планлаштырыла. Иван Кадошников фикеренчә, менюны инглиз телендә дә язу һәм милли ризыклар исемлеге булу мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading