16+

Казанны Европадан өстенрәк күрәләр

Узган ел эчке туристлыкта гаиләләрнең балалары белән берлектәге сәяхәтләре рейтингында Казан Россиянең топ-3 исемлегенә кергән.

Казанны  Европадан өстенрәк күрәләр

Узган ел эчке туристлыкта гаиләләрнең балалары белән берлектәге сәяхәтләре рейтингында Казан Россиянең топ-3 исемлегенә кергән.

Кунакханәләрне Oktogo.ru онлайн-броньлау һәм Quintura балалар өчен эзләнү интернет сервисы әнә шундый нәтиҗә чыгарган. Гаиләләр балалары белән берлектәге туристлык маршрутларына күп очракта Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Сочи, Псков, Кострома, Анапа, Ярославль һәм Великий Новгород шәһәрләрен сайлаган. Казанга россиялеләр балалары белән уртача 3 көнгә килеп киткән, кунакханә өчен көненә 3500 сум акча тоткан.
Башкалада хәзер 100дән артык кунакханә һәм хостел эшли. Кунакханәләрдә туклану һәркемнең зәвыгына туры килерлек: аларда татар, рус милли ашлары, Европа халыклары ризыклары әзерләнә. Казанда балалар өчен тудырылган мөмкинлекләр Европа дәрәҗәсендә, кайбер хезмәтләр яхшырак та әле. Новосибирск шәһәреннән фестивальгә килгән үсмерләр Казандагы музейларга, метрополитенга, аквапаркка, «Әкият» курчак театрына, циркка, балалар сәүдә-күңел ачу үзәкләренә мөкиббән китеп йөрделәр. Араларында: «Мәктәпне тәмамлагач, һичшиксез, Казанга киләчәкбез», - дип әйтүчеләр дә булды. Бауман урамында очраклы әңгәмәдә Киров шәһәреннән килгән Аня белән Олег: «Казан бик ошады. Балаларыбыз, Казанга күченеп килик, дип сүз башладылар хәтта», - дип гаҗәпләндерделәр.
Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәләрнең берсендә туристлык мәсьәләсендә фикер алышуда мэр Илсур Метшин: «Гадәттә, Европаны сайлаучы дәрәҗәле россиялеләрнең гаиләләре белән Казанда Яңа елны каршылауларын ишеткәч, шаяртып кына әйтәләрдер, дип, ышанмаган идем. Бактың исә, дөрес булган. Казан үзенең җиңел рухы белән кешеләрне шулай тартып китерә икән, без кунакларга һәрвакыт шат», - диде.
* * *
Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләгәнчә, Яңа ел каникуллары чорында Казан кунакханәләре 75-80 процентка тулган. «Казан» тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексына көн саен 2-2,5 мең кеше килгән. Болгар музей-тыюлыгындагы һәм Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегендәге мәдәни чараларда 2шәр мең турист катнашкан, Алабугага - 1200, ә Арча районындагы Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенә 3 меңнән артык турист барган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading