16+

Казанның иң матур почмагы булачак

Республика клиника хастаханәсе янәшәсендәге урман массивларын кисү турындагы хәбәр казанлыларны борчуга салган иде. Баксаң, бу территорияне комплекслы үзләштереп, Казанның иң матур почмагына әйләндерергә җыеналар икән. Биредә социаль ипотека йортлары калкачак.

Казанның иң матур почмагы булачак

Республика клиника хастаханәсе янәшәсендәге урман массивларын кисү турындагы хәбәр казанлыларны борчуга салган иде. Баксаң, бу территорияне комплекслы үзләштереп, Казанның иң матур почмагына әйләндерергә җыеналар икән. Биредә социаль ипотека йортлары калкачак.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин белән ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.
Казанда социаль торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре җитмәү проблемасы инде берничә елдан бирле күтәрелеп килә. Шул сәбәпле, торак төзелеше темплары да 3-4 тапкырга акрынайган иде. «Әгәр элегрәк социаль ипотека программасы буенча тулы микрорайоннар төзеп тапшырылса, хәзер аерым төзелешләр генә алып барыла, алары да проблемалар белән», - ди Денис Калинкин. Ә бүгенге көндә башкалада торак шартларын яхшыртырга чиратта торучы гаиләләр саны 7397гә җитә. Аларның 5037се әлегәчә Дәүләт торак фондының төп реестрына кертелмәгән, ягъни төзелеш өчен җир кишәрлекләре булмаганга, фонд аларның документларын кабул итә алмый.
«Шуңа күрә шәһәр Оренбург трактындагы җир участокларын социаль торак төзү өчен Дәүләт торак фондына биреп дөрес эшләгән дип саныйм», - ди Денис Калинкин.
Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, бүген төзелешнең эскизлары эшләнгән. Биредә, йортлар белән бергә, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәүдә үзәкләре дә калкачак. Тәлгать Абдуллин, тагын 2-2,5 елдан бу территория каланың комплекслы үзләштерелгән иң матур яшел зонасы булыр, дип ышандыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading