Шәһри Казан

Күңел оча, гүя – акчарлак...

Иң матур, иң ваемсыз чак, дөньяга ал күзлектән ихластан яратып караган чор нәкъ әнә шул мәктәп партасы артында соңгы кыңгырау чыңын көткәндә буладыр. Күңел тулы ап-ак хыяллар, киләчәккә ашкыну, алда торган биек кыялар алдында бөркет гаярьлеген үз эченә сыйдырган ярсу йөрәк тибеше...

Реклама

Кайсыбыз узмаган диген аны?! Ак алъяпкычлы, ак бантиклы сылу кызлар, мыек җибәргән үсмер - дастуйный егетләр - инде бала да түгел, әмма әле кер кунарга өлгермәгән сабый күңелле яшьлек очкыннары. Сезне мәктәп озата, киләчәк үз кочагына алып, хыялларыгыз киңлегенә тапшыра!..
Мәктәпне тәмамлап, шушы көннәрдә балалары «абитуриент» булырга җыенган ата-аналар да энә өстендәдер. Кулларына аттестат тоткан балаңны үзе теләгән уку йорты студенты итеп күрәсе, аның шатлыгына сөенеп, аның куанычын уртаклашасы килә аларның! Ул БДИ дигән «сират күпер»ләрен исән-аман узып, йокысыз төннәр бәрабәренә имтиханга әзерләнгән багалмаңны зур тормыш кочагына тапшырасы бар. Ак хыялларының каралмавын, бәхетле булуын, чын кеше булып өлгергәнен күрергә насыйп кына була күрсен!
Беренче укытучы, беренче кыңгырау кебек кадерле-садә төшенчәләрне үз эченә сыйдырган мәктәп еллары белән саубуллашучылар быел Татарстан буенча 20004 бала, Казан шәһәре буенча - 6000 укучы. Аларның һәрберсенә үзе теләгән юлны, үзе теләгән югары уку йортының студенты булып, киләчәктә үзе теләгән һөнәр иясе булырга язсын иде!
Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча гүя - акчарлак...

- дип җырланамы әле җырда да?!.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: