Шәһри Казан

Күңелегездә сезнең кояш яна...

Иртәгә язның иң беренче һәм иң ямьле бәйрәме - 8 март. Язның үзе кебек нәфис, ягымлы һәм мөлаем хатын-кызларны хөрмәтли торган көн. Шул уңайдан, бәйрәм көннәренә туры китереп, Казанда ел хатын-кызларын да котладылар.

Реклама

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясенең концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республикакүләм конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне исә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Чарага республиканың бөтен шәһәрләреннән һәм районнарыннан меңнән артык хатын-кыз чакырылган иде. Алар - гаилә, бизнес, фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәнәгать, дәүләт идарәсе кебек бөтен өлкәләрдә эшлекле сыйфатларын һәм иҗади мөмкинлекләрен уңышлы гамәлгә ашырган, җәмгыять тормышында актив катнашкан гүзәл затлар. Ф.Мөхәммәтшин, Татарстан җитәкчелеге, бөтен республиканың ир-егетләре исеменнән, хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. «Узган ел уңышлы тәмамланды. Универсиада узды, күп кенә программалар гамәлгә ашырылды, монда хатын-кызларыбызның да өлеше зур, алар, ир-атлар белән, иңгә-иң куеп, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәләр», - диде Татарстан парламенты җитәкчесе. Хатын-кызларның гаилә учагын саклаулары, балаларга тәрбия бирүләрен истә тотып, ул: «Без, көндәлек мәшәкатьләр белән, дөньяда, җәмгыятьтә хатын-кызның башкарган миссиясен күрмибез дә. Ул - бәһасез», - дип билгеләп үтте ул.
Быел конкурсның сайлап алу буенча зона этапларында 400гә якын хатын-кыз катнашкан. Республика жюрие зона этапларында 84 җиңүчене сайлап алып, аларның утызы «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республикакүләм конкурсында төрле номинацияләрдә җиңүгә иреште. Аларны бүләкләү тантанасы концерт программасы белән дәвам итте.
Без дә хөрмәтле газета укучыларыбызны 8 Март белән котлыйбыз. Һәрвакыт шундый чибәр һәм көләч йөзле булыгыз. Тормышыгыз яз кояшыдай якты булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: