16+

Керүеңнән алда чыгуыңны уйла!

Казанда узган ел 18 кеше суга батып үлде. 2010 елны сулыкларда 28 кешенең гомере өзелгән булган.

Керүеңнән алда чыгуыңны уйла!

Казанда узган ел 18 кеше суга батып үлде. 2010 елны сулыкларда 28 кешенең гомере өзелгән булган.

Сулыкларда җәен дә, кышын да саксыз кыланырга ярамый. Быелгы кыш башында Авиатөзелеш районындагы күлдә 2 үсмер малай батып үлде. Өч дус боз өслегенә уйнарга кергән булган, бахыр. Шушы фаҗигадән соң шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин: «Балаларның елга-күл бозлыкларында уйнавына ирек куелмасын. Гомумән, казанлылар боз өстеннән йөрмәсен, бездә күперләр җитәрлек бит», - дип борчылуын белдергән иде. Әмма киңәшкә, кисәтүгә колак сала беләбезмени соң без?
Әле шушы көннәрдә генә Кабан күле буеннан узарга туры килгән иде. Карыйм, боз өслеге сукмаклар, чаңгы эзләре белән чуарланып беткән. Ул гына да түгел, әле бу, әле теге яктан боз өслегенә кешеләр кереп китә. Кызыксынып, мин дә алар үрнәгенә иярдем. Начар гадәт тиз йога, диләр бит. Кабан күленең урта бер җиренә җиткәч, боз чытырдап куйды, йөрәк жу итте шул мизгелдә. Боз өслегендә озын ярык күреп, үземне-үзем әрли башладым. Кышкы авыр киемнәрдә салкын суга төшеп китсәң, секундлар эчендә батып үләсең ләбаса. Гаиләгә, ата-анага, туганнарга гомерлек олы хәсрәт тудырасың. Ярга җиткәч, беренчесе һәм соңгысы дип, Ходайга шөкер кылдым.
Шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимурхановтан шушы күренешләргә мөнәсәбәте белән кызыксындым.
- Чагыштырмача иминлек өчен бозның калынлыгы 15-40 сантиметр тәшкил итәргә тиеш. Кабан күлендәге боз калынлыгы урыны-урыны белән 8 сантиметрга да җитми. Кайбер төшләрдә боз чатнаган, ачык урыннар бар. Тикшереп чыкканнан соң, биредә чаңгы узышлары үткәрү хәвефле дигән карарга килдек. Кешеләр боз өстеннән генә чыгып, күпмедер акчаларын, вакытны янга калдырам, дип нык ялгыша. Күл уртасында боз ярылып, суга баткан кешене бәладән йолып калырга коткару хезмәте егетләре никадәр генә ашыксалар да, өлгермәскә мөмкиннәр. Якын-тирәдәге кешеләр ярдәмгә килер дип тә артык ышанып булмый. Ни кызганыч, без шулкадәр битараф адәмнәргә әверелә барабыз. Кабан күле, Казансу өслегендәге боздан йөрергә катгый рәвештә ярамый. Кеше инде үз гомеренә дә битараф булмасын иде, - диде Фердинанд Мәҗит улы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading