16+

Кешеләр кәгазь акчага өстенлек бирми башлады

Илнең 60 шәһәрендә 30 миллионнан артык кеше юлда йөргәндә транспорт картасын куллана икән. Шул исәптән Казанда да бу төр хезмәт бик популяр. Рәхәт нәрсәгә тиз ияләшәсең бит. Транспорт картасы уңайлы да, арзанракка да чыга. 

Кешеләр кәгазь акчага өстенлек бирми башлады

Илнең 60 шәһәрендә 30 миллионнан артык кеше юлда йөргәндә транспорт картасын куллана икән. Шул исәптән Казанда да бу төр хезмәт бик популяр. Рәхәт нәрсәгә тиз ияләшәсең бит. Транспорт картасы уңайлы да, арзанракка да чыга. 

Республикада беренче транспорт карталары 2006-2007 елларда Дәрвишләр бистәсендә барлык­ка килде. Башта аларны ташламага ия кешеләргә тараттылар. 2009 елның апреленнән барлык төр категория гражданнар өчен дә юлда йөрү өчен электрон билет булдырылды. Хәзер бу үзенә күрә «электрон кошелек» һәр кешедә диярлек бар. Җәмәгать транспортында йөргәндә дә транспорт картасы белән ташламалы бәядән түләргә була: билет бәясе 27 сум торса, карта белән 25 сум гына түләргә кирәк. Картага акча салу да җайлы, комиссиясез түләүләр кабул итү пунктлары һәр җирдә диярлек бар. Әлеге хезмәт белән «Түләүләр үзәге» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте шөгыльләнә. 

Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән илкүләм тү­ләүләр турындагы яңа канун буенча, 2020 елның 2 августыннан транспорт карталарына акчаны идентификация узган кешеләр генә сала алачак. Гади итеп әйткәндә, терминал аша аноним рәвештә акчалар кертеп булмаячак. Акчаны картага бары банктагы счетлар аша гына күчереп булыр, диләр. Бу канун үзәкнең эшчәнлегенә ничек тәэсир итәчәге турында «Түләүләр үзәге» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә нигез салучы, җитәкчесе Константин Кузьмин белән сөйләштек.

– Бер караганда, бу уңайсызлык­лар тудыра кебек тоелса да, үзгә­реш­ләргә без әзер, – ди ул.

– Транспорт картасына акча кертүдән тыш сезнең түләү пункт­ларында тагын нинди хезмәтләрдән файдаланырга була?
– Әлеге пунктларда коммуналь хезмәтләр өчен, салым, штрафларны түләргә дә була. Быелның беренче яртыеллыгында транспорт карталары ярдәмендә кулланылган хезмәтләр 1,7 миллионга җиткән.
– Сезнең түләү пунктларында банк картасы аша акча күчерү мөмкинлеге тудырылганмы?
– Түләү пунктлары барысы да диярлек экварийнгка тоташкан, ягъни банкоматлар аша пластик карта ярдәмендә түләүләр кабул итә торган банк хезмәте дигәнне аңлата бу. Карта ярдәмендә транспорт картасына акча күчерүчеләр һәр ай 30-50 процентка артып бара. Кыскасы, язын барлык пунктларны да экварийнг системасына тоташтыруга ихтыяҗ туды. Кешеләр кәгазь акчага өстенлек бирми башлады.
– Алайса яңа канун сезнең эшчәнлеккә артык тәэсир итмәячәк?
– Әллә ни үзгәрешләр булмаска тиеш. Компания яңа концепция буенча эшли, быел 50 яңа пункт ачарга уйлыйбыз. Халык соравы буенча, ихтыяҗ булган урыннарда пункт­ларыбызны ачабыз. Шул рәвешле Дәрвишләр бистәсендә, Биектауда, Залесный бистәсендә, «Салават күпере» торак комплексында, сәүдә үзәкләрендә, кеше күпләп яши торган яңа микрорайоннарда пунктлар барлыкка килер дип көтелә.
– Моның кадәр пункт булдырылгач, эшче куллар да җитмәс, хезмәткәрләр урынына роботлар алырга уйламыйсызмы?
– Юк, без оператор-кассирлар белән эшлибез. Штатны арттыру күздә тотыла, әмма роботлар хисабына түгел. Пенсиягә чыгарга берничә ел калган кешеләр хезмәткәрләрнең 50 процентын тәшкил итә. Алар үз эшләрен белеп, җавап­лылык тоеп эшли. Клиентлар арасында төрле яшьтәгеләре бар. Терминал аша түли белмәүчеләр дә очрый, аларга роботлар түгел, бары тере операторлар гына ярдәм итә алачак.
 

(Реклама)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading