16+

Кәгазь боткасыннан да котылсак...

Быелгы август ае үзгә. Каен агачларында сары тәлгәшләр дә күренми, үләннәр дә ямь-яшел. Соңгы җылы яңгырлар җәйне озынайтты. Бик тиздән мәктәп кыңгыраулары чылтырар кебек тә түгел. Бары тик әти-әниләрнең, тынгысызланып, кибеттән кибеткә йөрүе, укытучыларның киңәшмәләргә җыйнала башлавы гына яңа уку елы башлануын искәртә. Мөгаллимнәр август киңәшмәләрен көтеп торалар, Сабан туена...

Иң куанычлысы - аларның хезмәте тиешенчә бәяләнә башлады, укытучылар аз хезмәт хакы ала дигән заманнар үткәндә калып бара. Илсур Һадиуллин сүзләренчә, бүген 1,38 ставкага эшләүче мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хакы 29 мең 563 сум. Казан Россиянең башка шәһәрләре арасында бу күрсәткеч буенча 5 нче урында тора. Мисал өчен, Мәсәүдә педагогларның уртача хезмәт хакы 73 мең, Петербургта - 39 мең, Пермьдә - 35 мең, Уфада - 33 мең. Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы бүген уртача 22 мең сум. Өстәмә белем бирү педагоглары гына нәүмиз булып калалар, аларның хезмәт хакы нибары 14 мең сум гына икән.
Укытучыларны күп еллардан бирле борчып килгән мәсьәлә чишелеш тапты - зарланырга урын юк дисәк тә була, инде җанны иң биздергән нәрсә булып кәгазь боткасы кала. «Эшен эшләргә була, их, шушы язу-сызуы», - дип, кайсы укытучы гына әйтми икән. Мәктәпләрдә электрон технологияләр кулланыла башлау белән кәгазь эше тагын да артты гына, диләр педагоглар.
«Хисап ул бик кирәк нәрсә. Әмма мәктәп директорлары, укытучылар сөйләгән дәрәҗәдәге бүгенге бюрократизмнан мөмкин кадәр тизрәк котылырга кирәк», - ди шәһәр башлыгы Илсур Метшин. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллинга, бу мәсьәләне хәл итәргә вакыт инде, дип, моңа аеруча игътибар итәргә өндәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading