16+

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: «Сентябрь матур киләчәк»

Балтач районының Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев җәйнең эссе киләчәген яз башында ук фаразлаган иде.

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: «Сентябрь матур киләчәк»

Балтач районының Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев җәйнең эссе киләчәген яз башында ук фаразлаган иде.

Быел рәхәтләнеп су кереп булачак, көннәр эссе торачак, дигән иде ул. Июнь салкын килсә дә, шөкер, июль эссе көннәргә бай булды. Август та җылысы белән сөендерә. Әмма ай уртасында, 12-14 августларда, һава торышы бозылып алачак, ди халык синоптигы.

– Урып җыю вакытында гел шулай бер болгатып ала бит инде ул. 12-14ләре суытып алачак, яңгыры да булыр дип уйлыйм. Һава температурасы 20 градустан артмаячак. Бу көзгә керүнең беренче сигналы инде. Сентябрь ае матур киләчәк. Ай җылы булачак, бәрәңгене хәзер иртәрәк алып калырга ашыгабыз. Бәрәңге казырлык көннәр булачак әле, алдан ук борчылмаска кирәк. Башка районнарда ничектер, безнең Балтачта бәрәңге уңышы әйбәт кебек, – ди ул.

Сүз бакча турында чыккач, Әмир абый помидорлар турында да искә алды.
– Июль ахыры-август башында төнлә суык булып алды, менә шул чакта помидорга чык белән фитофтора төште. Әлеге гөмбәчек җирдә була һәм чык белән парга әйләнеп, помидор яфрагына утыра. Помидорларын саклап калмаганнарның уңышлары начар булырга мөмкин, – диде ул.

Әмир абый әйтүенчә, узган елны да гөмбә булмады, быел да гөмбә елы дип әйтеп булмый.

Сүз уңаеннан: Казан университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев та, август аенда уртача температура 18 градусны тәшкил итәчәк, дип фаразлый. «Гомумән алганда, һава торышы да, яңгырлар күләме дә нормада булачак», – дигән ул.

Сынамышлар

Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.

Томан озак таралмый торса – аяз көнгә.

Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.

Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading