16+

Хәерле сәгатьтә: ТАССР оешуга 100 тулуны билгеләп үтүгә старт бирелде

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм ителүгә рәсми старт бирелде. Димәк, республикабыз оешуга бер гасыр тулуга багышланган бәйрәм чараларына инде бүгеннән үк әзерләнә башлыйбыз.

Хәерле сәгатьтә: ТАССР оешуга 100 тулуны билгеләп үтүгә старт бирелде

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм ителүгә рәсми старт бирелде. Димәк, республикабыз оешуга бер гасыр тулуга багышланган бәйрәм чараларына инде бүгеннән үк әзерләнә башлыйбыз.

Мондый игъланны "Казан Экспо"ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөзләгән кунаклар каршында ясады.

- ТАССР төзелүнең 100 еллыгы бөтен татар халкы һәм төбәк тарихында бик әһәмиятле чор. Эпохаль дата буларак, бу үткәннәргә күз салып, киләчәккә бурычлар билгеләр өчен мөһим сәбәп, - дип сүз башлады республика Президенты. 

Ул шулай ук 1920 елда булган вакыйгаларга да тукталды һәм республика оешуга тәэсир иткән социаль үсеш, милли һәм дини үзгәрешләргә, әдәби, мәгарифтә үсешләргә тукталды. 

- Яңа республика төзү ул чор кешеләре уйлаганнан да күпкә кыенрак була, - диде Президент, кешеләр язмышында зур роль уйнаган коллективлаштыру, сәяси репрессияләр һ. б. сәяси вакыйгаларга басым ясап. 

Шулай булуга да карамастан, республика алга бара, үсеш кичерә. 

- Мәдәният, мәгариф, татар әдәбияте өлкәсендә дә зур үзгәрешләр булды. Милли мәдәниятнең чәчәк атуы Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Шәриф Камал, Муса Җәлил, Мирхәйдәр Фәйзи, Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Нәҗип Җиһанов, Галиәскәр Камал, Кави Нәҗми исемнәренә бәйләнгән. Милли кадрлар белән идарә итү аппаратын ныгыту уңай роль уйнады, - дип бәяләде Рөстәм Миңнеханов республиканың үткәнендә булган вакыйгаларны. 
Ул шулай ук 1990 елларда республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевның зирәк эш итүе нәтиҗәсендә Татарстанны алга җибәрүен, үстерүен дә билгеләп үтте. 

Хәзерге чор Татарстанга килгәндә, Президент Казанга 1000 ел тулуын искә төшереп үтте. 

- Казан озак вакытлар дәвамында бер-берсенә охшамаган мәдәниятләрне һәм цивилизацияләрне үз эченә сыйдырды, - диде Президент. 
Тантана барышында Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләрне ике дистә якын кешегә тапшырды. Иң беренче булып әлеге бүләкне Президент кулыннан Минтимер Шәймиев кабул итеп алды. 

- Бу безнең уртак бәйрәмебез. Габдулла Тукай әйткәндәй, без тарихта эзлебез. Башыбызны горур күтәреп, республикабызның 100 еллыгын каршы алабыз, - дип кунакларны Яңа еллар белән тәбрикләде Минтимер Шәймиев. 

Шулай ук әлеге медальне Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та тагып йөриячәк. 

- Безнең Татарстанныбыз Россия өчен бик күп эшләр эшләде, - диде ул һәм дәүләтебезгә якты киләчәк теләде. 
Бәйрәм чарасы концерт программасы белән дәвам итте. Татарстанның "алтын" тавышлары белән бергә, сәхнәдә чакырылган кунаклар - Алсу, Альберт Әсәдуллин, Ренат Ибраһимов, Алсу, Зөлфия Камалова, Әхмәд Агади, Альбина Шаһиморатова һ.б. чыгыш ясады.

Алсу әлеге вакыйганың бер өлеше булуы белән горурлануын яшермәде. 

- Рөстәм Нургали улы, бөтен татарларны берләштерү белән шөгыльләнгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт, - диде ул һәм барысын да бәйрәм белән котлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading