16+

Хәстәрен алдан күрик: Казан халкы сусыз калачак

Казансу елгасының уң ягында – Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарының күпчелек өлешендә 27-29 сентябрь көннәрендә эчә торган су белән тәэмин итү туктатып торыла.

Хәстәрен алдан күрик: Казан халкы сусыз калачак

Казансу елгасының уң ягында – Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарының күпчелек өлешендә 27-29 сентябрь көннәрендә эчә торган су белән тәэмин итү туктатып торыла.

“Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Андрей Егоров “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, Идел су җыйгычында 1000 миллиметрлы арматур су туплагычта планнан тыш ремонт эшләре килеп чыккан. Су туплагыч кое инде 1969 елда ук төзелгән булган, аны 2021 елда яңарту уйланылган. Ләкин, коеның бетон стенасы 2021 елга кадәр түзмәгән, ярылган.

Төзекләндерү башкарылган вакытта Казансу елгасының уң ягындагы күп фатирлы 1788 йорт, 10190 шәхси йорт, 851 социаль учреждение сусыз кала, шулай ук күп фатирлы 309 йортта һәм 76 социаль учреждениедә су басымы кими.

– Ремонт эшләре 27 сентябрьдә 22.00 сәгатьтә башлана. Коедагы суны агызып бетерү өчен генә дә 8 сәгать вакыт таләп ителә. Төзекләндерү башкарылганнан соң су коесын чистартуга һәм дезинфекция үткәрүгә 5 сәгать вакыт сорала. Ремонт өчен тиешле барлык чимал, техника һәм эшчеләр тупланды, - диде Андрей Егоров.

Зур ватылуны төзекләндергән көннәрдә суүткәргеч челтәрендә башка вак профилактика чаралары да башкарыла. Медицина учреждениеләрендә берничә көнлек су запасы туплау чаралары күрелә. Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарындагы мәктәпләрдә шимбә көнне дәресләр булмый, укучылар ГТО нормативлары бирә, экскурсияләргә бара. Балалар бакчалары (санап үтелгән районнарда) шимбә көнне эшләми.

Торак йортларга 20 машина эчә торган су ташып торачак, ә тагын 20 машина предприятиеләргә техник су китерәчәк. Андрей Егоров, шулай да,  Казансу елгасының уң ягындагы районнарда яшәүчеләрне алдан ук су туплап куярга чакырды.

Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнары су белән гадәти режимда тәэмин ителә, ягъни, бу районнарда су бирү туктатылмый.
Мэр Илсур Метшин мәсьәләгә җаваплы карау зарурлыгын искәртте.

– Казанның ярты өлешендә су бетеп тора. “Водоканал” челтәрендә 1 миллиард сумлык төзекләндерү таләп ителгән эшләр чират көтә. Су туплагыч коены яңарту 2021 елга билгеләнелгән иде, тик 50 ел файдаланылган корылма түзмәде. Мондый ватылуны төзекләндерүгә, гадәттә, 3 көн вакыт каралган. Без эшләрне 30 сәгатьтә башкарып чыгарга тырышачакбыз, - дип өметләндерде мэр Илсур Метшин.
Шәһәр башкарма комитетының рәсми сайтында 27-29 сентябрьләрдә су белән тәэмин итү туктатып торылган урамнар исемлеген карарга мөмкин.

27-29 сентябрьдә Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарының күпчелек өлеше сусыз кала. Тулы исемлек шәһәр башкарма комитетының рәсми сайтында бирелә.

Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында су бирү туктатылмый.

Анна Арахамия фотосы

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading