Сөт-май комбинатында эшләүчеләр сөтне бөтенләй диярлек күрмиләр, дисәм, ни әйтерсез икән? Сөт ташу машиналарыннан бушатып, анализ алганнан соң, ул, торбалар аша китеп, төрле юллар, эшкәртүләр үтеп, аерым цехлардан әзер ризык булып кына чыга. Моны без Чаллы шәһәрендә «Гади сөт» («Просто молоко») агрохолдинг компаниясенә караган сөт-май комбинатына барып күреп кайттык.
Сөт, каймак, эремчек һәм башка бик күп төрле сөт ризыклары җитештерү серләренә холдингның генераль директоры урынбасары Андрей Андреев төшендерде. Иң элек ачыклык кертеп китик: ничек итеп безгә бик таныш булган «Вамин» «Гади сөт»кә әйләнеп китте соң? «Гади сөттән, зарарлы, зыянлы кушылмаларсыз гына, гади кешенең кесәсен һәм сәламәтлеген кайгыртып эшлибез. Җитештерү, эшкәртү рецептларыбыз да бик гади, ә ризыгыбыз сыйфатлы», - диләр холдингта. Кыскасы, без моннан соң гади сөт эчеп, гади каймак ашаячакбыз. Яңа компания эшне иң элек алты айга хәтле тоткарланган хезмәт хакы бирүдән башлаган. Турыдан-туры производствода эшләүчеләрнеке ул ун процентка хәтле арттырылган. Исегезгә төшерәбез: холдингның илледән артык производствосы, биш эре сөт-май комбинаты, 20дән артык агрофирмасы бар. Икенче адым җитештерелгән ризыкларның сыйфатын кайгырту булган. Бер сөт кенә дә моңарчы 69 төрдә чыгарылган булса, бүген ул сан 17не тәшкил итә. «Һәр заводтан бер үк исемле, бер төсле савыттагы, бер сыйфаттагы ризык чыгарга тиеш», - ди Андрей Андреев. Сөт эшкәртү процессында кулланыла торган оеткыч-әчеткечләрнең дә иң югары сыйфатлысы кулланыла башлаган.
Заводта йөргәндә үземне борчыган бик күп сорауларга җавап таптым. Мәсәлән, ни өчен кибет киштәсендәге сөтнең куелыгы югары булса да, аның өстенә каймагы утырмый? Бактың исә, эшкәртү вакытында май шарчыклары бик кечкенә кисәкчекләргә таркатылалар, шуңа бәйле рәвештә, сөтнең майлы элпәсе дә югала. «Бозылмый торган сөтнең сере нидә?» - дигән соравыма да җавап табылды. Эшнең асылы иң беренче чиратта сөт саклана торган тартмачыкта икән. Беренче карашка гади катыргы кебек кенә күренгән бу савытлар җиде каттан торалар, бик кыска итеп кенә аңлатсак, ул нәни суыткыч ролен үти. Шуңа күрә сөт, өстәлдә торса да, бозылмый. Искә төшерсәгез, без моның мисалын совет заманында ук та күргән идек - өчпочмаклы сөт савытлары күз алдыгызга килдеме? Әлбәттә инде, эшкәртүнең дә үз нечкәлекләре бар. Мәсәлән, мондый сөтнең температурасы 3-4 секундка гына 140 градус югарылыкка күтәрелеп ала, су, һава калдырылмый.
Билгеле, пальма мае турында да сорамый калмадык. Татарстандагы зур гына бер агрохолдингның җитәкчесе интернет басмаларда, халыкны пальма мае белән «агулыйлар», дип яза. Бер уйласаң, пальма агачы кайда үсә дә без кайда?! Шулай да шикләндерә. «Бернинди үсемлек мае да кушмыйбыз», - дип ышандырдылар Чаллыда. Без дә шикләнерлек күренешкә тап булмадык. Бер кило май ясау өчен - егерме, бер кило сырга ун литр сөт кирәк икән. Бүгенге көнгә холдингка кергән агрофирмаларда савым кимемәгән, сөтебез җитә, диделәр. Гади сөт дигәнең гади сөт кенә түгел шул, ул күпме авыл кешесенең яшәеш-тормышына бәйле. Шуңа күрә, чын күңелдән, хәерле, уңышлы эш булсын, диясе килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар