16+

Киләчәктә дә бер казанда кайныйк!

Кичә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин журналистларны республикада 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырды.

Киләчәктә дә бер казанда кайныйк!

Кичә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин журналистларны республикада 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырды.

Җитәкче китергән мәгълүматлар буенча, «ТАТМЕДИА» басмаларына язылу буенча гомуми тираж («Татарстан почтасы» һәм альтернатив язылу) 257 719 данәне тәшкил итә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләр җиде процентка кимрәк.

- 2016 ел икътисади яктан авыр булгач, нәтиҗәләр начаррак булыр дип уйлаган идек. Шулай да алдагы ел күрсәткечләрен саклап кала алдык, - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, район һәм шәһәр газеталарына язылу күләме - 174 459, республика газеталарына - 33 786, ә журналларга язылу 49 474 данә.
Күрсәткечләрнең бераз кимүе турында «Татарстан почтасы» идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Гришина да әйтеп узды.

- 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу тиражын саклап калырга дип планлаштырсак та, күрсәткечләр 1,5 процентка кимеде. Бу беренче чиратта, законга кайбер үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә, «Татнефть» ширкәте гамәлгә куйган «Нефтяные вести», «Хәзинә», «За нефть» кебек басмаларның базардан алынуына бәйле. Ә менә физик затлар арасында укучыларыбыз санын саклап кала алдык. «Татарстан почтасы» язылу кампаниясенә һәрвакыт зур игътибар бирә, чөнки абунә бик зур социаль мәгънәгә ия. Ташламалар системасын да саклап калдык. Газета-журналларга язылган вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннарына, беренче һәм икенче төркем инвалидларга 20 процент ташлама ясала. Начар күрүче һәм сукырлар өчен махсус чыгарыла торган басмаларга исә 100 процент ташлама каралган. Социаль әһәмияткә ия булган басмалар исемлегенә «ТАТМЕДИА»­ның барлык басмалары да кертелгән, - диде ул.

Күрсәткечләр берникадәр кимесә дә, Татарстан Россиянең иң күп укучы төбәкләренең берсе булып кала бирә. Һәм монда альтернатив абунәнең дә никадәр зур роль башкаруы турында язып узарга кирәк.

- Безнең күпчелек укучыларыбыз газета-журналларга «Татарстан почтасы» аша языла. Ләкин шуның белән беррәттән, альтернатив абунә институтын да үстерәбез. «Россия почтасы»ның тарифлары югары булганлыктан, безнең сафларга кушылырга теләп тә, бәяләрдән бераз куркып калган укучыларыбыз өчен менә дигән вариант бу. Газеталарга бәя артуын тотып калу һәм үз укучыларын саклау максатыннан, безнең филиаллар инде берничә ел альтернатив абунәне үстерә, - диде Андрей Кузьмин.

Аңлатып китик. Альтернатив абунә редакцияләрдә, шәхси­­ эшмәкәрләрнең сәүдә нокталары аша, төрле оешма хезмәткәрләренә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә илтеп бирү юлы белән тормышка ашырыла. Шуңа күрә әгәр «Шәһри Казан» газетасын бик алдырырга теләп тә, финанс мөмкинлегегез чикле икән, без сезгә ярдәм йөзеннән, уңайлы булган юлны сайларга ярдәм итәрбез. Алай гына да түгел, почта бүлекләренә барып газетага язылу мөмкинлегегез юк икән, редакциябезгә дә шалтырата аласыз. Без сезгә ярдәмгә килергә һәрчак әзер.

Шунысын искәртеп үтик, быел язылу кампаниясе чорында берничә акция оештырылды. #Абунә­БүләкИт2017 проекты вакытында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең меңләп газета-журналлары яздырылды. Әлеге акция вакытында безнең «Шәһри Казан» газетасы да читтә калмады. Республикабызның мөхтәрәм кешеләре ярдәме белән, газетабыз үрнәк гаиләләргә, балалар һәм картлар йортларына барып иреште. «Шәһри Казан»ны башкаларга яздырып бүләк итүчеләр арасында министрлар, Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары, эшмәкәрләр, артистлар һәм башкалар да бар иде.



«Абунә бүләк ит» хәйрия акциясе - алдагы язылу кампанияләре чорында да дәвам иттерелергә тиешле бик матур гадәт. Күп очракта Интернет челтәреннән башка дөньяны белмәгән замана яшьләренә, җитәкчеләргә газета-журналларга язылу чоры барганлыгын искә төшерү өчен генә булса да дәвам иттерелергә тиеш ул. Шушы акция кысаларында, никадәрле социаль учреждениеләргә, керемнәре аз булган гаиләләргә, ветераннарга матбугат чарасы бүләк ителде.

Хөрмәтле укучыларыбыз, «Шәһ­ри Казан» газетасы әлеге яртыеллыкка яздыру чорында сезгә тагын да якынайды. Язылу чорына нәтиҗә ясасак, безнең газета - берничә ­күрсәткечләр буенча лидерлар ­рәтендә. Почта аша язылып укучылар санын арттыру, ваклап сату, ­альтернатив абунәне үстерү буенча да алдынгы урынны били. Болар - сезнең безгә ышанычыгыз нәтиҗәсе. Безнең белән бер «казан»да кайнаганыгыз, безгә тугры калганыгыз яки сафларыбызга яңа гына кушылганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Алга таба да бергә һәм бердәм булыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading