16+

Киләчәктә республикада елына 33 миллион тонна нефть чыгармакчылар

Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә 15 нче тапкыр Татарстан нефть саммиты узды

Киләчәктә республикада елына 33 миллион тонна нефть чыгармакчылар

Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә 15 нче тапкыр Татарстан нефть саммиты узды

Анда бөтен илнең нефть тармагы киңлекләрендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан лидеры авыр чыгарыла торган нефтьне чыгару, кече нефть ятмалары белән эшләргә ярдәм итү чаралары федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән яклау тапты һәм аларны Россиянең башка төбәкләренә таратуны йөкләделәр, дип хәбәр итте. Саммит кысаларында мобиль экспозицияләр дә тәкъдим ителгән иде. «Татнефть», «РИТЭК», «ТНГ Групп» компанияләре, шулай ук Казан федераль университеты алдынгы технологияләрен күрергә мөмкин иде. Экспозицияләр берничә атнага Россия Энергетика министрлыгында куелачак.

- Татарстанда уникаль нефть-газ җиһазы, үз технологияләре эшләнелә. Авыр чыгарыла торган запаслар күләме арту шартларында, бары тик инновацияләрне актив кертү генә республика нефтьчеләренә нәтиҗәле нефть табышы, шулай ук запасларны арттыру мөмкинлеге бирә. Ярты ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 16,6 миллион тонна нефть чыгарылган, бу узган ел белән чагыштырганда, 1,2 процентка күбрәк. Аларның 13,1 млн тоннасын «Татнефть» чыгарган, үсеш 0,9 процент, дип искәртә Татарстан лидеры. Кече нефть компанияләре дә табышларын 80 мең тоннага арттырган. Соңгы 6 елда аларның республика табышына керткән өлешләре саклана, бүген ул 21 проценттан артык тәшкил итә. Россиядән читкә чыгарылган нефть бәясе 1,9 тапкыр төшүгә кармастан, салым режимы план буенча эшләү мөмкинлеге бирә, - ди Рөстәм Миңнеханов.

- Саммит барышында нефтьчеләр өчен киләчәккә бурычларны да билгеләделәр. Чит ил технологияләрен һәм җиһазларын алмаштыру, шул исәптә нефть эшкәртү үсеше өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Бу елга "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында нефтьне акрын җылытып эшкәртү корылмасын эшләтеп җибәрү мөһим, шулай ук кыска вакытта тагын бер нефть эшкәртү заводы төзергә кирәк, Татарстанда 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе кабул ителде. Аны үтәү өчен нефть сәнәгате нигез булып тора. 2030 елга кадәр елына 33 миллион тонна чамасы нефть чыгарылыр дип ниятләнә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу процесска машина төзелеше һәм радиотехника предприятиеләрен җәлеп итәргә, фәнне дөньякүләм дәрәҗәдә үстерү мөһим.

Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading