16+

Киләсе елдан мал-таур өчен «ашыгыч ярдәм» хезмәте эшли башлаячак

Татарстан Президенты теләктәшлек күрсәткән махсус программа нигезендә, республикада 45 күчеп йөри торган ветеринария пунктын хәтерләткән махсус машиналар йөри башлаячак.

Киләсе елдан мал-таур өчен «ашыгыч ярдәм» хезмәте эшли башлаячак

Татарстан Президенты теләктәшлек күрсәткән махсус программа нигезендә, республикада 45 күчеп йөри торган ветеринария пунктын хәтерләткән махсус машиналар йөри башлаячак.

Татарстанда йорт хайваннары өчен такси йөри башлаганлыгы турында "Шәһри Казан" битләрендә бер язган идек. Баксаң, яңа елдан республикада мал-туар өчен "ашыгыч ярдәм" хезмәте барлыкка киләчәк. Әлеге хезмәтне Азнакай белән Саба районнарында сынап та карарга өлгергәннәр. Тәҗрибә уңышлы узганмы, әлеге "ашыгыч ярдәм" хезмәте ни өчен кирәк, ул кайсы районнарда булачак? Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев белән сөйләштек.

- Татарстан Президенты теләктәшлек күрсәткән махсус программа нигезендә, республикага 45 күчеп йөри торган ветеринария пунктын хәтерләткән махсус машиналар алырга җыенабыз. Андый машинаны Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов чит илгә баргач күреп кайткан иде, Татарстанда да шундый хезмәт булдырырга тәкъдим итте. Әлеге йөк машиналары республиканың 43 районына, шулай ук Казан белән Чаллы шәһәрләренә җибәреләчәк. Татарстанда барлыгы 4599 авыл җирлеге исәпләнә. Ә дәүләт карамагындагы ветеринария пунктлары - 364. Шуңа да район үзәкләреннән ерак урнашкан, юллар начар булган авыллар өчен бу хезмәт аеруча да кирәкле булыр дип уйлыйбыз, - ди Айрат Гәрәев. Саба, Азнакай районнарында мал -туар өчен "ашыгыч ярдәм" хезмәтен икешәр атна сынаганнар. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе этен, мәчесен печтерергә килә, сыерларның, атларның тоякларын чистартыра икән. Нәтиҗәдә, "ашыгыч ярдәм" машиналарын камилләштерергә кирәк дип тапканнар.

Кыскасы, киләсе елдан Татарстан буйлап күчеп йөрүче ветеринария пунктлары - барлык шартлар тудырылган уңайлы машиналар булачак. Әлегә аның төгәл нинди буласы билгеле түгел. Шулай да Айрат Гәрәев әйтүенчә, машина кузовында клиника, операция ясау урыны, махсус тагылмада тояк дәвалау җиһазы, йогышлы авыруларны дизенфекцияләү мөмкинлеге булачак. Әлеге җайланмалар себер язвасы, африка чумасы, котыру кебек йогышлы авыруларны вакытында юк итәргә ярдәм итәчәк. Сүз уңаеннан, әлеге төр авыруларга карата хезмәтләр бушлай булыр дип көтелә, дөрес, кайбер чакыртуларны түләүле дә итәргә уйлыйлар. Бу күпмедер дәрәҗәдә ветеринарларга хезмәт хакын артыру мөмкинлеге дә булыр, мөгаен.

- Мал-туар өчен "ашыгыч ярдәм" хезмәте барлыкка килү, ветеринария пунктлары ябылуга китермәсме соң? - дим.
- Юк. Киресенчә, өстәмә эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк әле бу хезмәт. 2014 елдан бирле Татарстанда 126 ветеринария пункты төзелде. Аларның буш торганы юк. Авыллар бетмәсә, терлек асраучылар булса, ветеринарларга эш һәрчак җитәрлек, ди Айрат Гәрәев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading