16+

Киләсе елдан пенсия артачак: яңа реформадан нәрсә көтәргә?

Пенсиягә чыгу яшен арттыру турындагы закон проекты кабул ителгәннән соң, редакциябезгә халыктан сораулар ишелеп килә башлады. Укучыларыбыз соравы буенча, пенсия өлкәсендәге яңа реформа турында Татарстан Пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсендә пенсияне исәпләү һәм билгеләү җитәкчесе урынбасары Алсу Мәрдиева белән сөйләштек.

Киләсе елдан пенсия артачак: яңа реформадан нәрсә көтәргә?

Пенсиягә чыгу яшен арттыру турындагы закон проекты кабул ителгәннән соң, редакциябезгә халыктан сораулар ишелеп килә башлады. Укучыларыбыз соравы буенча, пенсия өлкәсендәге яңа реформа турында Татарстан Пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсендә пенсияне исәпләү һәм билгеләү җитәкчесе урынбасары Алсу Мәрдиева белән сөйләштек.

Күп балалылар пенсиягә иртәрәк чыгачак

– Яңа законнар буенча, киләсе елдан пенсиягә биш елга соңрак чыгачакбыз. 2019 елда пенсиягә чыгарга тиешле кешеләр бу хәбәрне аеруча авыр кабул итте. 55 яше тулырга берничә ай калган хатын-кызларга, 60 яшен каршылаучы ир-атларга да биш ел көтәргә туры киләчәкме?
– Пенсиягә чыгу яшен озайту турындагы законга кагылышлы сораулар күп. Үзгәрешләрне беренчеләрдән булып 1959 елгы ир-атлар һәм 1964 елгы хатын-кызлар үзләрендә сынаячак. Пенсиягә чыгу яшен озайту акрынлап барачак, әйтик, 2019 елда пенсиягә чыгарга тиешле кешеләр алты айдан соң лаеклы ялга китә алачак. Шул рәвешле, пенсиягә чыгу яше акрынлап артып, 2024 елда хатын-кызлар – 60 яшьтән, ир-атлар 65 яшьтән лаеклы ялга китә торган була. (тулырак таблицадан кара.)

– Яңа пенсия реформасы буенча, пенсияне исәпләү баллар нигезендә исәпләнмәячәк дигән сүзләр дә ишетелә.
– Пенсияне исәпләү системасы шул ук калды. Ул баллар һәм стажларга бәйле рәвештә исәпләнәчәк. 2024 елга кадәр бер баллның суммасы инде хәзердән үк билгеләнгән. Мәсәлән, 2019 елда бер балл – 87 сум 24 тиен, 2020 елда – 93 сум, 2021 елда – 98 сум 56 тиен, 2022 елда 104 сум 69 тиен булачак. Кыскасы, пенсия баллары артып бара. Ә хәзер ул 81 сум 49 тиенне тәшкил итә.

– Яңа пенсия реформасы кемнәргә кагылмаячак?
– 2019 елга кадәр пенсиягә чыгып калган пенсионерларга бу үзгәрешләр кагылмый. Шулай ук федераль ташламаларга ия кайбер категория кешеләр өчен дә пенсиягә чыгу яше озайтылмый. Зыянлы, сәламәтлек өчен куркыныч тудырган урында эшләүчеләр, очучылар, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, биш балалы әниләр, инвалид баласы булган яки физик яктан мөмкинлеге чикле баланы опекунга алган әти-әниләр, группа буенча инвалидлыкка чыгучылар пенсиягә алданрак китә алачак.

– Күп балалы аналар дигәннән, ничә сабые булганнарга ташламалар каралган?
– Әйткәнемчә, биш, аннан да күбрәк баласы булганнар пенсиягә элеккегечә 50 яшьтән чыга ала, дүрт баласы булганнар – 56 яшьтән, өч балалы әниләр өч ел алдан лаеклы ялга чыгарга хокуклы. Монда әниләрнең балаларын сигез яшькә кадәр үстергән булулары һәм гомуми эш стажлары кимендә 15 ел булу шарт. Кызганыч, бер, ике балалы әниләргә ташламалар каралмаган.

– Пенсиягә иртәрәк чыгуда стаж да роль уйный...
– Әйе, әгәр хатын-кыз – 37 ел, ә ир-атлар 42 ел стаж җыйса, пенсиягә ике ел алдан чыга алалар. Республикада беренчеләрдән булып бу мөмкинлектән файдаланучылар инде бар. Киләсе елда 37 ел стажы булган бер хатын 55 яшеннән пенсиягә чыгачак. Ул 17 яшеннән колхозда эшләгән.

– Яшь кеше үзенең стажын, балларын каян белә ала?
– Теркәлү урыны буенча пенсия бүлекләрендә, шулай ук пенсия фонды сайтында гражданнарның шәхси кабинетына кереп, пенсия балларын, иминият кертемнәренең күләмен, эш стажын һәм башка мәгълүматларны белергә була.

Тупланма өлешне пенсиягә чыкканчы алып булачак

– Закон нигезендә, пенсиянең тупланма өлешен ир-атлар – 60 яшьтән, хатын-кызлар 55 яшьтән алырга хаклы. Бу күп кешедә өмет уятты. Нинди акча турында сүз бара? Тупланма өлеш нәрсә ул?
– 1967 елда һәм аннан соң туучыларның пенсияләре иминият һәм тупланма өлешеннән тора. Билгеле булганча, эш урыныннан пенсия фондларына 16 процент акча күчерелеп бара. 2014 елга кадәр аның 10 проценты – булачак пенсиянең иминият өлешенә, 6 проценты тупланма өлештә җыелып бара иде. Мораторий игьлан ителгәннән сон, бу система вакытлыча туктатылды. Хәзер 16 процент та иминият өлешенә генә күчерелә. Ә тупланма өлешне кеше үзе тулыландыра ала һәм теләгәнчә идарә дә итә. Тупланма пенсиясен хатын-кызлар – 55 яшь, ә ир-атлар 60 яшь тулгач алырга хокуклы. Бу акчаның суммасы һәр кешенеке төрле. Әгәр дә кеше пенсия яшенә җитмичә вафат була икән, тупланма өлештә җыелган акчалар мирас буларак күчә ала.

– Тупланма өлешне арттыру өчен, бюджет өлкәсендә эшләү яхшыракмы, әллә үз эшеңне ачу отышлыракмы? Аннары, тупланма өлешне бетерәләр икән, дигән имеш-мимешләр дә йөри.
– Аерма юк. Тупланма өлешне арттыру күп очракта кешенең үзеннән тора. Шулай ук ул акчаларның нинди оешмада саклануы да роль уйный. Кеше үзе дә еллар дәвамында тупланма өлешкә акча салып барырга мөмкин. Киләчәктә тупланма өлешне бетерергә телиләр дигән сүзләр ишетелә, әмма әлегә ул – гамәлдә.

– Күпләрне кызыксындырган сорау: пенсия кайчан артачак?
– 2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче кешеләрнең пенсияләре 7,1 процентка артачак. Кешенең пенсия суммасына бәйле рәвештә, акча да төрлечә өстәләчәк. Әйтик,өстәмә түләүләрне кушмыйча, кешенең пенсиясе 10 мең сумны тәшкил итә икән, акчасы якынча 10 710 сумга артачак дигән сүз.

– Эшләүче пенсионерларга кагылышлы яңалыклар юкмы?
– Әлегә юк, аларның гадәттәгечә август аенда пенсияләрен яңадан исәпләячәкләр дип көтелә. Нәтиҗәләр нигезендә, пенсия артырга мөмкин. Эштән киткән очракта, пенсиягә индексация ясалачак.

Укытучылар пенсиягә кайчан чыгачак?

Мин укытучы булып эшлим. 2019 елда эш стажым 25 елга җыела. Мин пенсиягә алдан чыга аламмы? «Выслуга лет» белән пенсиягә чыгу сакланамы?
Фәнис Шәфыйков, Чирмешән.

Медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, иҗат кешеләренә махсус стаж – «выслуга лет» шулай ук сакланды – 15-30 елга кадәр. Ләкин яңа закон нигезендә 2019 елдан соң аларның пенсиягә чыгу вакыты озайтылды. Әйтик, сезгә пенсиягә алты айга соңрак чыгарга туры киләчәк.

Туган көнне дөрес язмасалар

Мин 1964 елның 31 декабрендә туганмын. Ләкин документларда мине 1965 елның 1 гыйнварында туган дип яздырганнар. Хәзер минем пенсиягә чыгу яше кичектереләчәк. Минем хәлдәге кешеләргә ташлама каралмаганмы? Алинә Хафизова, Чаллы.
Пенсия билгеләгәндә, паспортта күрсәтелгән датага карыйлар. Сез пенсиягә 56 яшь тә алты ай булганда, ягъни 2021 елның икенче яртыеллыгында чыга аласыз.

Эштән киткәндә, пенсия артачакмы?

Мин – эшләүче пенсионер. Әгәр дә быел эштән китмәсәм, индексацияләнгән пенсияне алып булмаячак, диделәр. Бу дөресме? Дания Зарипова, Казан.

Әлегә бу законга үзгәрешләр кермәде. Эшләүче пенсионерлар индексацияләнгән пенсияне эштән киткән очракта алырга хокуклы. Бу акчалар аерым җыелып бирелә дигән сүз түгел, пенсияне арттырганда, һәр елгы индексация исәпкә алыначак. Пенсия бүлекләрендә түләнмәсә дә, кешенең индексацияләнгән пенсияләре суммасы аерым теркәлеп бара. Эштән киткәндә, арттырылган пенсияне алырга була.


Ник зуррак хезмәт хакын исәпкә алмыйлар?

Мин пенсиягә 2013 елда чыктым. Зыянлы эштә хезмәт итү сәбәпле, биш елга иртәрәк чыгу хокукын алдым. Пенсия билгеләгәндә бары 2000-2001 елдагы керемнәремне генә исәпкә алдылар. Ләкин мин 1980 елларда күбрәк хезмәт хакы алып эшләгән идем. Тик ул документларны кирәксенмәделәр.
Р.Хәмидуллин, Казан.

Кагыйдә буенча, кешенең пенсиясен исәпләгәндә, хәзер 2000-2001 елгы керемнәр алына. Әгәр дә ул елларда кешенең кереме 1,2 коэффициент тәшкил итә икән, өстәмә документ җыйдырмыйлар. Чөнки 1,2 коэффициент ул – иң югары күрсәткеч. Хезмәт хакы никадәр югары булса да, пенсия барыбер шул коэффициенттан чыгып кына исәпләнәчәк.

Рудникта эшләүчеләр кайчан пенсиягә китә?

Мин гипс руднигында эшлим. Безнең оешмада ун ел эшләгән хатын-кызлар 45 яшьтән пенсиягә чыга ала. Хәзер законга үзгәрешләр кергәч, бу хокук бетереләме?
С.Фәттахова, Кама Тамагы.

Юк, сезгә яңа закон кагылмый. Зыянлы эш урынында эшләүчеләр өчен пенсиягә чыгу яше озайтылмады. Федераль льготалар саклана.


Пенсиягә мең сум өстәләме?

Һәр кешенең пенсиясенә 1 мең сум акча өстәләчәк дип ишеттем. Аны кайчан бирәләр икән? М.Яруллина, Яшел Үзән.

Мөгаен, сез яңа елдан артачак пенсия турында әйтәсездер. Эшләмәүче пенсионерларның акчалары 7,1 процентка артачак. Уртача ул 1000 сумны тәшкил итә. Әмма, пенсия суммасына бәйле рәвештә, төрле кешенең төрлечә булырга мөмкин.


Соңрак чыксаң, акчалар җыелып түләнәме?

Кешегә пенсия бары гариза тапшырганнан соң гына түләнәме? Әгәр кеше гаризаны картлык буенча пенсиягә чыгу яшеннән узгач, берничә елга соңрак язса, алдагы еллар өчен акчалар җыелып киләме? Артур Хафизов, Азнакай.

Кешегә пенсия бары үзе гариза тапшырганнан соң гына билгеләнә. Кызганыч, пенсия гариза язган көннән генә исәпләнә башлый. Алдагы елдагы пенсия акчалары җыелып түләнми.

Индексация акчасы ничек түләнә?

Мин быел эштән китәргә җыенам. Индексация акчасын ничә айдан түли башлаячаклар? Ясминә Шәрипова, Саба.

Быелдан кергән закон нигезендә, эштән киткәннән соң, киләсе айга ук пенсиягез индексацияләнәчәк. Дөрес, бу процесс өч ай вакытны ала. Шуңа да күп очракта арттырылган акчаны өч айдан соң гына ала башлыйлар. Әйтик, октябрьдә эштән киттегез ди, пенсиягез ноябрьдә үк артачак. Тик бу индексацияләнгән сумма гыйнвар аенда гына түләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading