16+

Кино «казан»ы кайный башлады

Казан халыкара мөселман киносы фестивале чын иҗат остаханәсенә әйләнеп бара. VIII фестиваль ачылышында әлеге фикерне кат-кат кабатладылар.

Кино «казан»ы кайный башлады

Казан халыкара мөселман киносы фестивале чын иҗат остаханәсенә әйләнеп бара. VIII фестиваль ачылышында әлеге фикерне кат-кат кабатладылар.

5 сентябрь көнне «Пирамида»га кино сәнгате белән азмы-күпме булса да кызыксынучылар җыелды. Этешә-төртешә кызыл келәм тирәсенә елышучыларның өметләре тулысынча акланмагандыр, мөгаен. Чөнки әллә ни аһ итәрлек йолдызлар юк иде. Дөрес, Марина Зудина, Егор Кончаловский кебек шәхесләрнең исемнәре быелгы фестиваль тарихына язылып калачак. Йолдызлардан күзләр камашырлык булмаса да, килгән кунаклар шактый иде. Алдан хәбәр ителгән кайбер шәхесләр, шул исәптән Муса Җәлилнең оныгы да тантана ачылышында күренмәделәр. Аларны ябылу тантанасында күреп булыр, шәт.
Фестиваль Равил хәзрәт Гайнетдин фатихасы белән ачылып китте. Республикабыз мөфтие Илдус хәзрәт Фәйздән дә котлау сүзләрен яңгыраттылар. «Бисмилла» белән башланып киткән чара һичшиксез яхшы узар, дип ышанасы килә.
Алдан хәбәр ителгәнчә, тантананы Сергей Шәкүров алып барды. Актерны басып алкышладылар. Сергей Каюм улы Шәкүров та буш кул белән килмәгән: «Пирамида»га җыелучыларга җыр бүләк итте ул. Үзебезнекеләрдән Мәликәне күрү насыйп булды.
Дәүләтназар Худоназаров җитәкчелегендәге мәртәбәле жюрига бик зур эш башкарырга туры киләчәк. Конкурска кабул ителгән барлык фильмнарны карап чыгып, җиңүгә лаеклыны билгеләргә тиеш булачак алар. Куанычлы хәбәр дә бар: моңарчы җиңүче исеме белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр булган кино осталарына быел акчалата призлар да каралган. Шуңа өстәп, җиңүче кинопленка рәвешендәге Сөембикә манарасы сынына да ия булачак.
Конкурс программасына кергән картиналарны «Родина» кинотеатрында бушлай карап була. Кино белән кызыксынучыларга фильмнарга үз бәяләрен бирү мөмкинлеге дә туачак. Фестиваль кысаларында Татарстан киносы көне узды инде. Иран киносы белән кызыксынучылар 11 сентябрь көнне әлеге ил фильмнары белән таныша алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading