Мин аны «Тукта, яңгыр!» җыры өчен яратмый идем. Ванна бүлмәсендәге кранны ачсам да Ринат РӘХМӘТУЛЛИНның шул җыры яңгырый башлар төсле. Ике ел эчендә ул җырның әйләнеше, чик-чаманы онытып, теңкәгә тия башлады. Үзе белән күрешеп сөйләшкәч, рәхәтләнеп көлешеп тә алдык әле, баксаң, Ринат минем белән бер фикердә икән. Ул да бу...
Тамада булып эшләүче мишәр егетен андагы татарлар яратып кабул иткәннәр - туйларга 200-250 кеше килә дип исәпләгәндә генә дә, танышлык боҗрасы киңәйгәннән-киңәя барган. Ринат Казанда мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган кеше булса да, башкалага ашкынмаган. «Мин Казанда яши дә, иҗат та итә алмыйм, - ди үзе, аның сәбәбен аңлатып. - Авылда рәхәтләнеп тынычлыкта яшәүгә, үз-үзең белән бер телдә - гармониядә булуга ни җитә». Аралашу дәвамында исә җырчының гаилә кыйммәтләренә, танылуга булган карашы да ачыкланды...
- Мин балачактан шук-шаян, - ди Ринат. - Кечкенә вакыттагы кызыкларны сөйләр өчен бер китап та җитмәс иде. Бәрән тарихы - шуларның берсе. Тудырганда әнкәсе үлде дә аның, кечкенә бала төсле безнең белән өйдә үсте. Имезлек белән сөт эчә бу, минем әмерләрне аңлый, тыңлый башлады, Васька дип исем куштым. Малайлар белән кәшәкә сугарга күлгә барсам, бер адым калмый минем арттан теркелди. Ул вакытта көтүгә бит бер өйдән егермешәр-утызышар сарык чыга иде. Васька да көтүгә китте, кичен, авылга керүгә, сарыкларны каршы алырга урам башына барабыз. Минем бер генә тапкыр «Васька!» дип кычкыруым була, Васька, эт кебек, көтүдән атыла-бәрелә чыгып, каршыга килеп баса. Сарык диген син аны!.. Картаеп үлде ул, без аның итен дә ашамадык.
- Төпчек малайны өлкән туганнары бик иркәләп кенә үстергәндер инде?
- Әлбәттә. Ул «тәрбия»нең әле үзенчә бер тарихы да бар. Мин бишектә үскән бала бит. Апа белән абый шул бишекне таган кебек атындырып торганнар да мин бишектән очып чыкканмын. Алар исә куркуларыннан өйдән чыгып шылган. Мәктәптә тәрбияче булып эшләүче әни кайтканчы, идәндә елап ятканмын шулай. Абыем авылда яши, министр буласың дисәләр дә, авылдан китәсе кеше түгел ул. Мин генә дә күпме эш табып, әйдәп карадым. Апам Казанда яши иде, 2005 елда үпкәсенә салкын тидереп, арабыздан китеп барды...
- Ринат исә кечкенәдән җыр-иҗат дөньясында яшәде...
- Әйе, андый эшләрдә әйдәп баручы идем инде. Мәктәп тәмамлагач, бер ел КАИда укыдым да, аннан үземнеке түгел икәнен аңлагач, мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. Аны читтән торып тәмамладым, авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләдем.
- Шул елларда беренче җырлар да иҗат ителгәндер?
- Беренче җырымны мин унҗиде яшемдә - институтта укыганда яздым. «Уйлану» дип атала иде ул, армиядән егетен көтеп җиткермәгән кыз тарихы белән бәйле иде. Аңарчы исә шигырьләр яздым, берәр уен коралында уйный белгән булсам, бәлки, көйләр дә иртәрәк туган булыр иде. Анысы Казанда, тулай торакта - Сергей исемле егет аркасында булды. Бер ай аның гитарада уйнаганын карап тордым да бер төнне тулаем аккордларга багышладым. Иртәнгә мин Сергейга караганда шәбрәк итеп уйный идем инде.
- Беренче җырлар дигәндә, аларның башка җырчылар тарафыннан танылуын искә алырга кирәктер.
- Мин авылда мәдәният йортында эшләгәндә Рөстәм Закиров концерт белән килде. Иртән аның баянчысы минем синтезаторда уйнап утыруымны ишетеп бүлмәгә керде дә, баянында шул көйне отып, сүзләрен алып китте. Мин ул тарихны оныттым дигәндә, бер шәхеснең әнисенең юбилеен алып барырга туры килде. Шунда әниләргә багышланган җыр кирәк булды. Минем белән эшләүче кыз: «Рөстәм Закиров әниләр турында бер җыр җырлый - менә җыр ичмасам», - дип куйды. Нинди җыр икәнен дә белми идем ул чакта, минем дә бер җыр бар, дип, «Картайма әле, әнкәй»не җырладым. Баксаң, сүз бер үк җыр турында барган икән. Рөстәм белән читтән торып шулай таныштык. Аннан аралаша башладык.
- Ә үз җырларыгыз белән танылу теләге кайчан туды?
- Минем таныласым килмәде. Андый теләгем булса, мин 25 яшьтә үк танылган булыр идем. Тамадалык белән Мәскәүләргә йөрүемне тик дәвам иттем. Мин композитор, җырчы түгел. Сәхнәгә чыгуым исә үзем язган җырларны башка җырчыларга бирәсе килмәүдән булмады. Бер зур концерт куеп караган идем, ул халыкка ошады. Карлыкканрак тавыш, шансонлык кына түгел, йөрәктән чыккан җырлар ошагандыр, дип бәялим мин аны... Менә шуннан үземне сынап карарга булдым да. Икенче сәбәбе исә - җыр кадере китү. Салават җыры, Хәния җыры, Рөстәм Закиров җыры дип игълан итәләр, ә кая соң аның авторлары? Төннәр буе җан җылысын кушып, иҗади газап аша, бала тапкан кебек ул җырны тудырган композитор беркем дә түгел! Бәгырьгә тиде! 150ләп җырымның берсе дә болай гына тумаган, шуңа да мин аларны үзем башкара башладым.
- «Тукта, яңгыр!» дигәне кайчан туктар икән, Ринат, аның әйләнү ешлыгы сезне борчымыймы?
- Мин аны контрольдә тота алмыйм, дөрес, үземне дә туйдырды инде. Кемнәрнеңдер үз эшенең остасы булмавыннан киләдер инде ул.
- Соңлап килгән танылуыгызга, ешлаган гастрольләрегезгә гаиләгез ничек карый?
- Һәр хатын-кызның ирен янда тотасы килә - аның өчен ир янда да булсын, әйбәт тә булсын, акча да килеп торсын. Тормышта алай булмый шул ул - өч пунктның берсен сайларга кирәк. Миңа 24 яшьтә үк Казанга килеп төпләнү, карьера төзү мөмкинлеге чыккан иде. Ул вакытта бер генә шарт куйдылар - йә гаилә, йә карьера. Мин, ике дә уйламый, гаиләне сайладым. Карьера ясый башласаң, теләсәң-теләмәсәң дә, гаилә икенче планга кала бит ул. Хәзер ике бала да аякта - берсе энергетика университетының өченче курсында укый, төпчегебез беренче сыйныфка укырга керде. Миңа да ир-ат буларак карьера төзергә вакыт җитте. Бәлки, соңрак тотынганмындыр, әмма һәр кешенең үз сәгате дигәндәй.
- Гомерлек мәхәббәт тарихының борылышлары турында да ишетәсе килә.
- Мин сигездә укыйм, ул - алтынчы сыйныфта. Гөлшатны яңа ел кичәсендә күреп алдым. Гашыйк та булдым. Хатлар языша башладык. Җиде ел йөрдек. Бергә Казанга чыгып киттек, 1992 елда өйләнештек - миңа 22, аңа 19 яшь иде. Менә хәзер бергә торуыбызга 20 ел.
- Нәрсә ул мәхәббәт, Ринат?
- Мин хәзерге заман мәхәббәтен мәхәббәт дип әйтә алмыйм. Гөлшатның яңагыннан бер пәп итәр өчен ике ел йөргән идем мин. Безнең заманда кул тоту да олуг могҗиза белән бер иде. Хәзер бит кешеләр күрешә-үбешә-өйләнешә. Ул яктан яшьләрне аңлыйм - әмма миңа безнең заман мәхәббәт тарихлары кадерлерәк. Киртәләр аша узган мәхәббәттән дә татлырак нәрсә юктыр ул. Беренчебез - Ландыш туганда табибны тинтерәтеп бетергәнем хәтердә, болай унар тапкыр шалтырата торган яшь әтине күргән юк иде әле, дип көлгәннәр иде миннән. Икенчесе 13 ел аерма белән туды, Регина исемле. Анысы ярата да, яраттыра да белә. Ике яшьтә: «Син кайтасыңмы соң инде, юкмы?» - дип телефоннан шелтәли иде үземне.
- Бәхетле гаилә формуласы да бардыр әле?
- Гаиләне ир-ат тарта. Аңа шуңа да «ат» дигәннәрдер. Акыллы хатын өй җылысын суытмый, матур аураны саклый белергә тиеш. Минем хатын бик җитди - гомергә кайберәүләр кебек кыланып, кояшым, җаным, әтисе, карчык, дип әйтешкән булмады. Бездә Ринат-Гөлшат кына бар. Хатын-кыз ире тапкан малның кадерен белергә, аңа ярдәм итеп торырга тиеш. Ачык йөз, тәмле ризык, бер-береңнең кадерен белү кирәк. Юк-бар өчен тавыш чыкмаска, балалар караулы, якты өй булырга, мин җәннәткә кайтып керергә тиеш. Бервакыт алтын туйларын бәйрәм иткән әби белән бабай юбилеен алып барырга туры килгән иде. Бабайга: «Сез инде бер-берегезне белеп бетергәнсездер?» - дип сорау бирдем. «Бетергән ди, пычагым, көн дә бер яңалык», - диде ул миңа. Шуңа бәхет формуласы - бөтен әйберне дә әйтеп бетерергә ярамый. Көн дә яңалык булсын!
- Гастрольләр арага көнләшү коткысы саламы?
- Көнләшә инде. Әмма бу бит минем эш! Мин өйдә дә утыра алам, акча гына булмаячак. «Читкә» йөрер өчен гастрольгә китү мәҗбүри түгел - төзүче дә, тракторчы да йөри ала. Әлбәттә, танылу, фанатлар, гастрольләр - башка һөнәр ияләренә караганда күбрәк ымсындырулар бирә, бозыла торган кешегә мөмкинлекләр күп. Яшьрәк вакытта булса, белмим, ничек булыр иде - әмма мин бит бик үк чиста булмаган бу иҗат дөньясына инде формалашкан кеше булып килдем. Шуңа да мине ымсындыргычлар гына тотнаклылык кәлиясеннән чыгармый.
- Хыяллар киңлегендә ниләр бар?
Мин гел юлда. Ә юлда ни генә күрмисең - бүген мин - Мәскәүдә, иртәгә - Уфада. Саулык телим. Бала чагымда хыял бар иде - 6-7 нче сыйныфта укыганда әти колхоз рәисен йөртте. Рәисне бөтен кеше белә, аның белән зурлап сөйләшәләр, хөрмәт итәләр. Шул вакытта, «эх», мине дә шулай балалардан башлап, олы кешеләргә кадәр танып эндәшсеннәр иде, дип теләгәнем истә. Шул кечкенә малайның хыялы чынга ашты шикелле. Артыгы кирәк тә түгел...
Комментарийлар