Татарстанда бер миллионга якын кеше бакчачылык белән шөгыльләнә. Шәһәрдә яшәүче һәр өченче гаиләнең бакчасы бар. 2017 елда бакчачылык җәмгыятьләренә Татарстан бюджетыннан 550 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирергә җыеналар.
Бу дәүләт ярдәме нинди максатларда файдаланылачак? Татарстанның коммерцияле булмаган Бакчачылык һәм дача берләшмәләре берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин белән шул хакта сөйләштек.
Тигезлек булырга тиеш
Татарстанда барлыгы 952 бакчачылык җәмгыяте теркәлгәнне исәпкә алсаң, бу 550 миллион сум бар проблемаларны да хәл итәргә җитмәс анысы, тик шулай да әлеге карар күпләр өчен күктән төшкән бәхет сыман булды. «Бу - сизелерлек ярдәм, бары Татарстанда гына бакчачылык өлкәсенә шундый зур суммада акчалар бүленә», - ди Владимир Дейнекин. Программа өч елга исәпләнгән. Әлеге акчаларның 300 миллион сумы юллар төзелешенә, 100 миллионы электр энергиясенә, тагын 100 миллионы су белән тәэмин итүгә һәм 50 миллионы чүп түгү проблемасын хәл итүгә, махсус контейнерлар сатып алуга каралган.
Без килгәндә дә берничә бакчачылык җәмгыяте җитәкчесе Владимир Дейнекин белән әлеге программа турында фикер алышалар иде. «Уйланып бетмәгән, халык өчен файдалы булмаган урыннары бар. Программаны камилләштерергә кирәк», - ди алар.
- Бакчачылар дәүләт ярдәмен чынбарлыкта тойсын өчен, төзәтмәләр кертергә кирәк дип саныйбыз. Әйтик, су белән тәэмин ителеш тармагына бүлеп бирелгән акча бары тик бакчачылык җәмгыятенә кадәр булган су торбаларын алыштыруга гына тотылырга тиеш. Кайбер бакчачылык ширкәтләренә су чынлап та читтән, ерактан килсә дә, күбесендә үзенең су скважиналары бар. Бу акчаны нәкъ менә шул скважиналарны төзекләндерү өчен файдаланырга мөмкинлек бирелсә, күпкә отышлырак булыр иде. Электр энергиясенә килгәндә, бюджеттан бүленгән акча шулай ук бакчачылык җәмгыяте эчендәге ут чыбыкларын алыштыру өчен каралмаган. Шуңа да финанс мөмкинлекләрен трансформатор алу чыгымнары өчен куллансаң, яхшырак булачак, - ди Владимир Дейнекин.
- Димәк, бакча эчендәге территорияне тәртипкә салу бакчачылар җилкәсендә кала?
- Шулай килеп чыга. Дәүләт ярдәменә генә ышанырга ярамый. Үзеңә дә тырышырга кирәк. Бакча эчендәге эшләр өчен дәүләт финанслашу программасы тәкъдим итә. Ягъни бакчачылар үзләре тоткан бер сум өчен дәүләт ике сум бирәчәк.
- Дәүләттән бүлеп бирелгән 550 миллион сумны быел кайсы бакчачылык җәмгыятьләрен төзекләндерү өчен тотарга уйлыйсыз?
- Беренче чиратта акча Татарстанның сигез районында урнашкан бакчачылык җәмгыятьләренә бүленәчәк. Лаеш, Югары Ослан, Биектау, Чаллы, Казан кебек шәһәр тирәсендә урнашкан бакчачылык ширкәтләре ярдәм алачак. 2019 елга кадәр күп мәсьәләләрне акрынлап хәл итеп булыр дип ышанам.
- Юридик өлкәгә кагылган сораулар белән редакциягә бакчачылар еш мөрәҗәгать итә. Белгәнемчә, бакчачылык турында яңа закон әзерләнә. Анда бакчачыларның хокукларын яклауга кагылышлы яңалыклар бармы?
- Бар. Бакчачылар турында 1998 елда кабул ителгән 66нчы закон гамәлдә. Тик ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрде. Шул исәптән, бакчачылык өлкәсе дә. Элек бөтен кешегә 5 сутый җир бүлеп бирелсә, хәзер икешәр, хәтта дүртәр участок алучылар да бар. Кишәрлекләрне берләштерәләр, зурайталар. Шуннан сораулар туа: кишәрлек өчен түләргәме, сутый хисабыннанмы? Шуңа да яңа кагыйдәләр, яңа закон булдыру кирәк. Минемчә, һәрнәрсәдә гаделлек, тигезлек булырга тиеш. Шуңа да яңа кагыйдәләрдә әйтелгәнчә, бакчачыларга каралган еллык кертем бакча кишәрлегенең мәйданына карап түләнәчәк. Су өчен түләгәндә дә исәпләү җайланмалары куйдыруны мәҗбүри итү дөрестер. Кемдер яшелчәләренә сипкән өчен генә түли, ә кемнеңдер бакчасында бассейннарга кадәр бар.
Бердәмлек җитми
«Танкист» - Казан янындагы үрнәк, барлык шартлар тудырылган бакчачылык җәмгыятьләренең берсе. Анда барлыгы 377 җир кишәрлеге исәпләнә. Газ кергән, су үзләрендә. Биредә кыш көннәрендә дә яшәргә була. «Нәкъ менә Бакчачылык һәм дача берләшмәләре берлегенә кушылгач, эшләр җайга китте», - ди «Танкист» бакчачылык җәмгыяте идарәсе рәисе Владимир Форостов. Әмма проблемалар да бар. Шуңа алар дәүләт ярдәмен түземсезлек белән көтә. Электр трансформаторын әле яңа сатып алганнар анысы, су белән тәэмин ителеш тә зарланырлык түгел.
- Тик су скважинасын алыштырсаң, зыян итмәс иде. Аны куйганга инде 22 ел. Куллану вакыты 25 елга исәпләнгән, - ди Владимир Форостов.
Инфраструктураны төзекләндерү бер хәл, акча ярдәмендә үзгәртеп булмый торган нәрсәләр борчый җитәкчене. Бакчалардагы мохит башка хәзер.
- Кеше үзгәрде. Бакча үз функциясен үтәми башлады диимме. Кая ничектер, ә менә безнең бакчачылык җәмгыятендә душ кабиналары, бассейннары булган, люстралар эленгән йортлар җитәрлек. Электр энергиясен файдалансалар да, күбесенең түлисе килми. Шуңа да һәрберсенең йорт фасадына утны исәпләү җайланмасы куйдырттым. Бакчачылык җәмгыяте әгъзасы буларак кертемне түләргә теләмәүчеләр дә бар. Югыйсә безнең җәмгыятьтә ул бер квадрат метрга 7 сум 50 тиен туры килә. Ун сутый җире булган кеше елына 7500 сум түли дигән сүз. Монда каравылчы хезмәте, су белән тәэмин ителеш, бухгалтерия эшләре, чүп түгүләргә киткән чыгымнар да кертелгән. Элек акчаны вакытында түләмәгән өчен пеня салу, бакча тирә-юнен бергәләп төзекләндерү - «отработка» дигән нәрсәләр бар иде. Хәзер боларны барысын да бетердек. Барыбер эшләүче юк. Бакчачылар арасында актив кешеләр булса да, халык арасында бердәмлек югала бара. Яшьләр өчен бакча ул - мунча, шашлык, шәраб. Җирдә казынучылар сирәгәя бара, - ди Владимир Форостов.
Караклык бар, булды һәм булачак
Бакчачыларны борчыган тагын бер мәсьәлә - автобусларның 15 октябрьгә кадәр генә йөрүләре. Бакча сезоны, гадәттә, октябрь азагына кадәр сузыла. Бу хакта җитәкчелеккә күпме мөрәҗәгать итсәк тә, нәтиҗәсе юк, ди бакчачылык җәмгыяте җитәкчеләре.
Хәзер каравылчылар булгач, бакчаларда электән килгән караклык проблемасы беткәндер инде дисәм, юк икән.
- Караклык булды, бар һәм булачак, - ди Владимир Дейнекин. - Халыкның үзенә уяу булырга кирәк. Хәзер кибетләрдә бүлмәгә кеше кергәч, телефонга хәбәр килә торган махсус җайланмалар бар. Алар кыйммәт тә тормый - 4500 сум тирәсе генә. Күпләргә шуны алып куярга киңәш итәм. Бакчага кемдер кергәнне белүгә, каравылчыга хәбәр итәргә була, - ди Владимир әфәнде.
Бакча кишәрлекләренә бәяләр кайда урнашканына карап аерыла. Әйтик, Лаеш районындагы Орловка тирәсендәге коры җир кишәрлегенең биш сутыен 250-300 мең сумга сатып алырга була. Бакча кишәрлекләрен хосусыйлаштыру, законлы төстә теркәү дә мөһим. Бу киләчәктә аны мирас итеп калдыру, башка кешегә бүләк итү, сату мөмкинлеге бирә.
Хуҗасыз җирләр күп. Әйтик, Алексеевск, Азнакай, Лениногорск районнарында бакчаларның 70 проценты ташландык хәлдә. Бакчачылык җәмгыяте рәисләре шул җирләрне барлауга керешкәннәр. Юридик яктан «чиста», хуҗасы чынлап та юк, дип расланган җирләрне сатып алучыга тәкъдим итәргә җыеналар.
Владимир Дейнекинның кайбер кешеләрнең дачаларны торак йортка әйләндерүләренә эче поша. Бакчасындагы йортны зурайтып, даими теркәлеп яшәүчеләр арта башлаган. Әмма бакчачылык җәмгыятьләрен бистәләргә әйләндерү дөрес түгел. Урамнар тар, аллеялар тиешле таләпләргә җавап бирми. Бакча бакча булып калырга тиеш, дигән фикердә ул.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар