16+

Конфедерацияләр Кубогы – спорт бәйрәме генә түгел: рухи азык, милли тәм-том һәм адреналин да булачак

Матч барышында җанатарлар уха ашап, милли ризыклардан авыз итеп, югары сәнгать белән танышачак.

Конфедерацияләр Кубогы – спорт бәйрәме генә түгел: рухи азык, милли тәм-том һәм адреналин да булачак

Матч барышында җанатарлар уха ашап, милли ризыклардан авыз итеп, югары сәнгать белән танышачак.

Конфедерацияләр Кубогы дигән зур бәйрәмгә санаулы көннәр калды. Безнең өчен ул футбол матчлары белән генә түгел, ә төрледән-төрле кызыклы мәдәни чаралары, фестивальләре белән дә истә калачак. Бу чаралар туритслар өчен генә түгел, республика халкы өчен дә кызык булачак.

Казан үзәгендә - Балык Бистәсе

16-22 июнь көннәрендә FISHKA балык фестивале уза. Балыкны тотарга да, ашарга да яратучыларын берләштерүче чара бу. Балык Бистәсе Казанның нәкъ үзәгендә "Казан" гаилә үзәге мәйданында җәеләчәк. Биредә каланың иң яхшы ун рестораны, биш урам туклану үзәге уха пешерәчәк, балыктан төрле тәм-томнар әзерлиячәк. Чара үзебезнең балыкларны популярлаштыру максатыннан уздырыла. Шуңа да фестивальнең төп геройлары - карп, чөгә балыгы (стерлядь), форель булачак.

Үзләре балык пешерү осталыкларына төшенәсе килгәннәргә аерым мәйданчыклар эшли. Шулай ук табын җәю, татлы "әтәчләр" әзерләү буенча да кызыклы остаханәләр оештырыла. Махсус кунак - шоумен Оскар Кучера.

17 июнь көнне шәһәр халкына төшке ашка 1000 литрлы уха пешерәчәкләр. Аны һәр кеше бушка татып карый ала. Зур казанда пешерелгән мондый уха Россиядә беренче әле. Моннан тыш уханы Казанның 32 ресторанында авыз итеп булачак. FISHKA фестивале вакытында барлык рестораннарда да балыклы көннәр була.

Җанатарлар ач калмый

Яраткан футбол командасы өчен җан атып талчыккан кунакларны Казан татар халкының төрле милли ашлары белән дә сыйлый әле. Нәрсә-нәрсә: ләкин бездән берәү дә ач карын белән китмәячәк! Туристлар татар халкының кунакчыллыгын бу юлы ашказаны аша тоячак. "Тәмнәр Казаны" дигән туристлык маршрутын гына алыйк, биредә шәһәр буйлап автобуста йөреп төрле милли ризыклардан авыз итеп, аларның тарихын өйрәнеп булачак. Туристлар "Туган авылым" милли кухня музеена, "Чәк-чәк музеена" тукталачак, Иске Татар бистәсе буйлап сәяхәт итәчәк. Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, бу экскурсия матч вакытында гына түгел, ә даими булачак.

Адреналин яратучыларга

Кунаклар ашап кына калмый, үзләренең физик көчләрен дә сынап карый ала. "Казан чын ирләр өчен!" чарасында көчле рухлылар парашюттан сикереп, Зәңгәр күл төбенә акваланг белән төшә ала. "Казан" ипподромы мавыктыргыч ат чабышлары тәкъдим итә. KazanRing автодромында исә рульне үз кулларыңа алып, сикәлтәле юллар аша үтеп булачак.

- Гадәттә, футбол җанатарлары бик актив, адреналин яратучы булалар. Шуңа да мондый ярышлар күңелләренә хуш килергә тиеш. Алар барлык каршылыкларны да җиңел чыгарлар дип уйлыйм, - ди Сергей Иванов.
Әлеге чараларга билет бәяләре 1700 сумнан башлана. Билетларны Туристлык мәгълүмати үзәкләреннән һәм "Кунакчыл Казан" проекты кысаларында ачылган чатырлардан алып була.

Рухи азык

"Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы даими үткәрелеп килүче экскурсияләреннән тыш "Диннәр көе" дигән фестивальгә чакыра. Татарстанның дәүләт камер хоры һәм "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры төрле диннәрнең көйләрен башкарып, төрле милләтләрнең җырларын яңгыратачак. 30 июнь - 1 июль көннәрендә үтүче The Kremlin Confederation of Art чарасында дөньяда бердәнбер пианистлар оркестры, бию, вокал, хор коллективлары, сәнгатьле перфоманс күренешләре белән таныша аласыз.

Болгар музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәре, Алабуга, Чистай шәһәрләре дә кунакларны кочак җәеп каршы алырга әзер.
PS: Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанга 150-200 җанатар килә. Иң күп җанатар Чилидан булачак. Шулай ук Германия, Мексикадан да кунаклар көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading