16+

ИГЪТИБАР: «Әти хакы» бәйгесенә язмалар кабул итү вакыты озайтылды!

Бәйгегә язмалар 2018 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә!

ИГЪТИБАР: «Әти хакы» бәйгесенә язмалар кабул итү вакыты озайтылды!

Бәйгегә язмалар 2018 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә!

 «Шәһри Казан» газетасы «Благодарение» хәйрия фонды белән берлектә «Әти хакы» конкурсын башлап җибәргән иде. Конкурсның номинациясе «АЛТЫН КУЛЛЫ МИНЕМ ӘТИЕМ»

Конкурс нигезләмәсенең 1.3. пунктында: "Оештыручылар карары белән бәйге уздыру вакыты озайтылырга мөмкин. Бу хакта оештыручылар "Шәһри Казан" газетасы аша өстәмә хәбәр итә", - дип язган идек.

Шулай итеп, без әлеге пунктка үзгәрешләр кертергә булдык. Бәйгегә язмалар 2018 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә! Димәк, дуслар, моңа кадәр язмаларыгызны җибәрергә өлгермәгән булсагыз, өлгерә алмыйм, дип борчылган булсагыз, сезгә хәзер бөтен мөмкинлекләр дә туды. Матур фотолар белән сездән әтиләрегез турындагы язмалар көтеп калабыз!

Язмаларны безнең 420066, Казан, Чистай урамы, 5 йорт һәм shahri-kazan@tatmedia.com адресларына юлларга мөмкин.

Сайлап алынган язмалар, редакцияләнеп, «Шәһри Казан» газетасында яки www.shahrikazan.com сайтында басыла. Иң яхшы дип саналган өч язма авторларына бүләккә – велосипед!

 

БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading