16+

“Континент” эчендә әллә ничә континент булачак

Бүген Казанның Ямашев проспектындагы 100 б йорты каршында "Континент" паркы рәсми рәвештә ачылды.

“Континент” эчендә әллә ничә континент булачак

Бүген Казанның Ямашев проспектындагы 100 б йорты каршында "Континент" паркы рәсми рәвештә ачылды.

Парк белән Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин танышып чыктылар. Ата-аналар һәм эреле-ваклы балалар сырып алган паркта тыныч кына "экскурсия" ясап булмый, әлбәттә. Республика лидерына үзен адым саен уратып алган балалар "тоткынлыгында" фоторәсемгә төшәргә дә, кулын чын буяуга тыгып, глобуска "култамга" төшерергә дә туры килде.

Бер төркем малайлар һәм кызлар төшләрдән "Чәк-чәк" сурәте җыйды. Уенны оештыручылар фикеренчә, һәр төш - бер "континент". Җир шары Евразия, Төньяк Америка, Көньяк Америка, Африка, Австралия һәм Антарктида континентларыннан гыйбарәт. Рөстәм Миңнеханов та бер төш "континент" ябыштырды, "Чәк-чәк" һәйкәлчегенә түбәтәй кигезеп куйды. "Чәк-чәк"кә барлык континентлар да тәмле булсын, ягъни дус һәм тату яшәсен, дигән мәгънә салынды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы бөтен республикага матурлык тарату чыганагына әверелде. Татарстанда паркларны һәм скверларны яңартуга республика бюджетыннан бер миллиард сум, шул исәптән Казанга 310 миллион сум акча бүлеп бирелде. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, Казанда 29 парк һәм сквер төзекләндереләчәк.

- Бу әле беренче этап кына, "Континент" паркы Казансу тарафына кадәр сузылачак. "Крылья Советов" паркы да капиталь төзекләндерелә, - диде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев. Ул район халкы исеменнән Татарстан һәм Казан җитәкчелегенә яңа парк өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Континент"ны архитектор Дарья Толовенкова проекты буенча Илфат Гыйльфанов җитәкчелегендәге "Унистрой" коллективы төзеде. Паркның үзәгендә балалар өчен Казан Кремле рәвешендәге уен шәһәрчеге, аңа янәшә - нәниләргә комлык. Велосипедчылар өчен экстрим-спорт мәйданчыгы бар, тәвәккәл егетләр анда шаккатмалы күнегүләр ясый башлаган инде.

- "Континент" континентларга хас төсмерләр белән бизәләчәк. Бер бакчада төрле кыйтгаларның чагылышын күреп булачак, - ди Дарья Толовенкова.

Дөрестән дә, "Континент"та инде бүген үк континентларның табигать ландшафтын гына түгел, ә халыкларын да очратырга була. Казанда белем алучылар Африка студенты Оливер һәм Вьетнам студенты Таня Буий:
- "Континент" гаҗәеп матур бакча, Казан - зур бакча", - диделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading