16+

Корбан бәйрәме якынлаша

Иртәгә, 12 сентябрендә Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә Корбан бәйрәменә багышланган бәйрәм намазлары укылачак.

Корбан бәйрәме якынлаша

Иртәгә, 12 сентябрендә Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә Корбан бәйрәменә багышланган бәйрәм намазлары укылачак.

Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазы Кол Шәриф мәчетендә уза. Бәйрәм намазыннан соң республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында мөселманнар корбан чалу йоласын башлый. Корбанны өч көн дәвамында (12-14 сентябрьдә) чалып була. Казанда 17 махсус корбан чалу урыны әзерләнгән. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исә 2000 сарык чалдырачак.

Искәртеп үтик: бәйрәм көнендә Казан мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты иртәнге 4 тә йөри башлый, Корбан бәйрәме көнендә муниципаль урам парковкалары бушлай эшләячәк.

Казанда Корбан чалу урыннары:

«Фатиха» мәчете Р.Зорге ур., 4а

«Казан Нуры» мәчете Ф.Әмирхан пр., 3

«Әл-Мәрҗәни» мәчете К.Насыйри ур., 17

«Әҗем» мәчете Фәткуллин ур., 15

Корбан чалу комплексы Бертуган Петряевлар ур.,

«Тынычлык» мәчете Мирный, Мелитопольская, 15

«Гадел» мәчете Оренбург тракты, 193

«Ризван» мәчете Х.Мәүлетов, 48а

Ат спорты клубы Мирный, Новосельская, 70

«Жомга» мәчете Юдино, Ильич ур., 4

«Рамазан» мәчете Окольная ур., 25Б

«Сөләйман» мәчете Левченко, Ютазы ур., 8

«Ислам дине» мәчете Чишмәле ур., 17а

«Биләл» мәчете Вознесенское , Иркен ур., 33

«Котдус» мәчете Карьер, Яснополянский, 16

«Иман Нуры» мәчете Нагорный, Юл ур., 32а

«Ислам» мәчете Дәрвишләр, Вяземская, 28

Фото: prokazan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading