16+

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Гает намазына килүчеләр һәм корбан чалучылар саны елдан-ел арта.

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Гает намазына килүчеләр һәм корбан чалучылар саны елдан-ел арта.

Бүген бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә иртәнге 04.30 сәгатьтә башланды. Гает намазы – иртәнге биштә (05.00). “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында Галиев мәчетеннән бәйрәм намазын турыдан-туры трансляцияләнде, аны бүгени 16:00дә кабатлап күрсәтәчәкләр.

Быел казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18500 сумны тәшкил итә. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китте һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. “Махсус билгеләнгән урыннарда барлык санитария таләпләре үтәләчәк, әлеге мәйданчыкларга бары кан анализлары лабораторияләрдә тикшерү үткән хайваннар гына кертеләчәк. Шулай ук иминлек, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләчәк”, – ди Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов. Күпчелек сарыклар Оренбург, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, Дагыстаннан китертелә.

Фотохәбәрчебез башкалабызның "Казан нуры" мәчетендә булып кайтты. Анда бәйрәм вәгазеннән соң, Гает намазы укылды. Мәчеттә гаеткә килүчеләр өчен бәйрәм табыны да әзерләнгән иде.

Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак:


«Казан нуры», Фатыйх Әмирхан урамы, 3
«Салихҗан», Бестужев урамы, 66а
«Әл-Мәрҗани», Каюм Насыйри урамы, 17
«Гадел», Оренбург тракты, 193
«Ризван», Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а
«Апанай», Каюм Насыйри урамы, 27
«Тынычлык», Мелитопольская урамы, 15 (Тынычлык)
«Әҗем», Фәткуллин урамы, 15
Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс
«Ярдәм», Серов урамы, 4а
«Рамазан», Окольная урамы, 25б
«Мәүлид» Селянская урамы, 23 (Залесный)
«Җомга», Ильич урамы, 4
«Котдус», Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)
«Иман нуры» Дорожная урамы, 32а (Нагорный)
«Дин-Ислам», Чишмәле урамы, 17а
«Билал», Иркен урамы, 29 (Вознесенское)
Корбан чалу комплексы, Мамадыш тракты, 40

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X