Шәһри Казан

Авылы нинди, көтүе шундый?!

Көтү чыкканын һәм сыерлар җиленнәрен тутырып, тузан күтәреп авылга мөгри-мөгри кайткан вакытны күзәтергә яратам. Иртән чыбыркы шартлау тавышына капкадан тезелешеп чыккан маллар – авыл халкы өчен зур байлык.

Көтү чыга икән, димәк, авыл яши, сулый, халкы да бердәм әле. Авыл халкының үзенең романтикага бирелеп, болар турында уйланып торырга вакыты да юктыр инде. Аның көтүен кугач та, каршы алгач та, тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләре тезелешеп тора шул. Көтү чыга башлагач, авыл бер ритмда яши башлый, бигрәк тә иртән. Һәммә эш көтү кайтканга кадәрге режимга көйләнә. Шулай да көтү чыккан авылларда яшәүчеләр бәхетле. Татарстаныбызның төрле районнарында, авылларында йөргән вакытта мондый мизгелләрдән мәхрүм булган халыктан без бу фикерне кат-кат ишеттек.

«Аена 450 сум түлибез»

Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында сыерларны көтүгә 1 майда ук чыгарсалар, күпчелек районнарда малкайларны болынга ай ахырында гына куалар. Моның бер уңай ягы бар: көтүлектәге печән-үләннәр шактый күтәрелеп өлгерә. Көтүне элек-электән үк чират буенча көтүчеләр дә, көтүче яллаучылар да бар. Көтүче куйган бәяләр дә төрле җирдә төрлечә. Иң арзаны бер сыерга 450 сум булса, 2000 сумга да көтүчеләр бар.
Азнакай районының Беренче Май авылында көтү 1 май көнне үк чыккан. Монда малкайларны ялланган көтүче көтә.

– Авылыбыз көтүен Славик Соколов дигән егет бишенче ел көтә инде. Бер сыерга нибары 450 сум гына түләячәкбез. Үзе 500 сум сораган иде, ләкин авыл халкы арасында риза булмаучылар да булды, – ди шушы авылдан Зәлифә Мостафина. – Авылыбыз кечкенә булса да, көтүгә чыга торган маллар саны күп – 120 башлар тирәсе. Безнең йорттан гына да алты сыер, бәрәннәр белән бергә, 30лап сарык чыга. Кесәдән чыгарып түләгән кешегә күп кебек инде, ләкин без 500 сумга да риза идек югыйсә. Чөнки көтүче хезмәте – бик авыр. Славикның авыру хатыны, кечкенә баласы бар. Яңгырда да, челләдә дә җәяү көтә, җәяү йөри, ялы юк. Узган ел 400 сумга көткән иде, әле алай да вакытында түләмәгән кешеләр булды. Шуңа күрә, хезмәт хакы да аз булгач, көз көне көтүчегә капка башыннан берәр чиләк бәрәңге бирербез, дип сөйләштек. Авылда көтүгә йөри торган сарыклар биш-алты хуҗалык кына. Биш-алты гаилә далага гына куа. Күрше Таллы Бүләк авылында 15-20 баш кына чыга көтүгә. Кечкенә авыл. Азнакай районында күпчелек авыллар көтүне чират буенча көтә. Ничек кенә булса да, халык мал бетерү ягында түгел әле. Ялгыз хатыннар да ничә еллар инде сөтлебикәләрен сатарга кыймый йөриләр.

Минзәлә районының Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрданшина әйтүенчә, аларда әлегә көтү чыкмаган. Монда сыерлар көтүлеккә Ык кичеп чыгалар икән.
– Авылыбыз зур. 3 чакрымга сузылган ике урам, ләкин аңа карап, маллар бик күп димәс идем. Сан буенча авылда күп, тик барысын да көтүгә чыгармыйлар. Ике сыер, ике сарык көтүе. Халык терлекләрне чират буенча көтә. Көтүгә чыгарга җае булмаганнар кеше яллап чыгара. Аңа 600-1000 сум акча түлиләр. Кайбер авылларда үзбәкләрне яллыйлар. Алар аена бер сыерга 800-1200 сум сорый, ди. Күрше Куян авылында көтү бөтенләй чыкмый, чөнки анда мал саны аз. Кемдер арканлый, кемдер электркөтүчедән файдалана, – диде безгә Люзия ханым.

Көтү чыкмаган авыллар арта

– Хәзер көтү чыкмаган түгел, ә көтү чыккан авылларны бармак белән генә санарлык. Инде шул көнгә калдык. Авылларда сыер тотучылар елдан-ел кими, анысы булмагач, көтүе дә чыкмый, – дип каршы алды безне Саба районы халкы.

Узган ел беренче тапкыр шушы якларга командировкага чыккач, халыкның сөтлебикәләрне асрамавына, күбесенчә кәҗә савуларына гаҗәпләнеп кайткан идем. Ни өчен гаҗәпләндем? Чөнки безнең якларда (Азнакай), шөкер, хәлләр яхшырак әле. Авылдашларымның барысы да сыер асрамаса да, гомер-гомергә тырышып гомер иткән күпчелеге ничек итсә итә, әлегә тырыша-тырмаша. Әлегә дим, чөнки алга таба авыл хуҗалыгы тармагында хәлләр уңай якка таба бер-ике генә адым булса да атламаса, бик авырга туры киләчәк. Инде хәзер бик авыр, алга таба, русча әйтмешли, «катастрофический» булачак. Сөт бәяләренең тиз темплар белән түбән тәгәрәве аркасында, аграрийлар бик зур суммалар югалтты. Кызганыч, бу зур тишекне дәүләттән бирелгән субсидияләр дә капларлык дәрәҗәдә түгел шул. Республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Арчадагы бер утырышта: «Хәлләр көзгә яхшырырга тиеш дип уйлыйбыз», – дип өметләндергән иде дә бит. Аңа кадәр мул сөтле җәйне уздырасы бар бит әле...

Хәер, сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, сүзебез көтү турында иде бит. Алда язганыбызча, Саба районының шактый авылларында көтү чыкмаганын белдек. Мәсәлән, зур гына хуҗалыклы Сатыш авылында быел беренче тапкыр сыерлар көтүгә куылмаячак.
Фермада сыер савучы булып эшләүче Илсөяр Хәсәновалар үзләре өч сөтлебикә асрый.
– Алдагы бер-ике елда сөт бәяләре яхшы булды бит, шуңа күрә сыерларыбызның баш санын арттырган идек. Ләкин, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, халыктан җыела торган сөткә бәя түбән тәгәрәде. Яшермим: җиңел түгел. Бер сыерга гына калдырырбыз, ахры, – ди ул, көрсенеп. – Нишләтәсең, авылда сөтлебикәләр тотучы аз шул. Узган ел көтүгә 40-45ләп сыер чыккан, диделәр. Быел тагын да азрак. Чират буенча көткәннәр иде. Без чыгармадык, чөнки аларны көтүгә чыгарып, каршы алырга мөмкинлегебез юк. Ирем дә, үзем дә иртә таңнан фермага чыгып китәбез. Кич белән өйгә соңрак кайтабыз. Сыерларны бакча артыбызга арканлап куя идек. Быел башкалар да шулай итәр инде.

Илсөяр апа сүзләренчә, арканлау да уңышлы вариант түгел, чарасызлыктан эшли торган эш. Малкайлар бауларына буылырга мөмкин, ди. Аннан соң әледән-әле суын эчертеп торырга кирәк. Бер урында гына тору да сыер өчен рәхәт түгелдер анысы.

Электркөтүче

Кайсыдыр авыллар көтүче эзләп җәфаланганда, кемнәрдер электркөтүчедән файдалана. Ул кайсыдыр районнар өчен яңалык булса, Мамадыш, Баулы кебек районнарда берничә ел популярлык казана инде.
Саба районында исә бары тик «Мәртен» агрофермасында гына электркөтүчедән файдаланалар. Аны үз күзләребез белән күрер өчен, без дә шушы авылга барып кайттык.
Агроферманың җитәкчесе Әскар Фатыйхов әйтүенчә, алар Лимузин токымлы сыерлар үрчетү белән шөгыльләнәләр. Ә электркөтүчедән берничә ел элек файдалана башлаганнар икән. Ул билгеле бер мәйданны уратып алган вольтлы тимерчыбыктан гыйбарәт. Аның озынлыгы 20 гектар мәйданны уратып алырга мөмкинлек бирә.

– Моны көйләп куяр өчен бер сәгать вакыт җитә, – ди җитәкче. – Без сатып алганда, бәясе 40 мең сумнар тирәсе иде. Язын сыерларны башта бер гектар мәйданлы җирдә өйрәтәбез. Чыккач, сыерлар башта чыбыкны өзәләр, ләкин аннан соң башка якын килмиләр. Шуңа күрә сыерның чыбыкка якынлашканын күрсәк тә, куып җибәрмичә, көтәбез. Токның малларга зыяны юк. Бераздан без сыерларны ун гектар мәйданлы җиргә җибәрәбез. Анда махсус үлән чәчеп үстерәбез.
Ферма мөдире Әюп абый әйтүенчә, электркөтүче өчен табигый көтүлек булса бик яхшы. Үләнле болында суы да бар икән, анысы бөтенләй шәп, ди.
Әйтергә кирәк, тимерчыбык әйләндереп алган мәйдан янында көтүчесе дә бар иде.
– Барыбер көтүчесез булмый, чөнки сыерларга тулы ышаныч юк, – ди Әюп абый, минем сорауга җавап итеп. – Бер-берсен сөзеп килерләр дә чыбыкны өзеп китәрләр. Ләкин көтүчегә көне буе саклап торырга кирәкми. Күз-колак булып торса да җитә. Шул вакытта башка эшләрне дә башкара, – ди ул.

Шуңа күрә авылның көтүгә куарлык сыерлары да, малкайларга рәхәтләнеп йөрерлек сусыл үләнле болыннары да, аларны көтәрлек кешеләр дә булсын, авыл яшәсен иде әле дип телисе кала.


Инстаграмдагы һәм «ВКонтакте»дагы сәхифәләребездә газета укучыларыбыз арасында сораштыру уздырган идек. Анда катнашучылар бик күп булды. Кайберләренең җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Реклама

Айгөл Кавеева, Чүпрәле районы, Чепкас-Илмәт авылы:

– Бездә көтү май башында чыкты. Сыерларны Үзбәкстаннан кайткан кешеләр көтә. Бер сыерга 1000 сум түлисе.

Ләйсән, Арча районы, Югары Курса авылы:

– Бездә көтү чәчү беткәч чыга. Чират белән бара, үзебез чыгабыз. Бер көндә өч чиратны чыгабыз.

Илсөяр Вәлиева, Чистай районы, Түбән Багана авылы:

– Бездә дә көтү чыкты. Чират буенча көтәбез. Үзең көтә алмаганда, кеше ялларга да мөмкин. Аңа бер көнгә ике мең сум түлисе.

Илгизә Хәкимова, Баулы районы:

– Сыерларыбыз көтүгә 1 май көнне үк чыкты. Ялланган кеше көтә. Аңа бер сыер башына 1200 сум түлибез.

Замирә, Башкортстан, Чишмә районы, Игнатовка авылы:

– Бездә көтү апрель азагында чыкты. Аны чират белән көтәбез. Үзләре көтә алмаганнар 700 сумга кеше яллый.

Альбина Мусина, Башкортстан, Благовар районы, Күчәрбай авылы:

– Минем әниләрнең авылында көтү 4 майда чыкты. Авыл халкы чират буенча көтә. Яллап көттергән очракта, көненә 1700 сум түлисе. Көтүче сумкасына ризык төяп чыгармаганда, 2000 сум бирәсе. Бездә 500 сумга 15 ел элек көтәләр иде.

Эльмира Нигъмәтҗанова, Әтнә районы, Ташчишмә авылы:

– Ташчишмә авылында көтү чыга. Көтүне ялланган көтүче көтә. Аена бер сыерга 500 сум түлибез.

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: