Шәһри Казан

Кояш көлә, күзләр чагыла

Кояш көлеп карый безгә, күзләр чагыла... Алдагы берничә көндә безне нәкъ менә шушы җыр юлларындагыча җылы һәм кояшлы һава торышы көтә.

Реклама


Бүген көндез һава температурасы 12 градуска кадәр җылытачак, явым-төшемнәр көтелми. Иртәгә - 26 мартта аязучан болытлы һава булачак, аз гына яңгыр, кайбер районнарда исә карлы яңгыр явып үтүе ихтимал. Һава температурасына килгәндә, төнлә белән термометрлар -2,+3 градусны күрсәтсә, көндез +10 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: