Шәһри Казан

Кояш көлеп карый безгә, күзләр чагыла...

Көннәр җылытып, күктән кояшның ягымлы елмаеп карый башлавының сере ачылды. Баксаң, Кояш көне килеп җиткән икән бит! 3 майда билгеләп үтелә торган Кояш көне бәйрәмен булдыру идеясен Кояш энергиясе халыкара җәмгыятенең Европа бүлеге тәкъдим итүен дә белеп торыгыз әле.

Реклама

Кояш көнен нәкъ менә майда - иң матур айда билгеләп үтү тикмәгә генә түгелдер әле. Табигатьнең иң саф, яшәреп кенә килә торган чагы бит ул май башы. Ә үләннәр үсәргә, чәчәкләр бөреләнеп атарга, мәгълүм җырдагыча, ягымлы кояш бик кирәк. Алай гына да түгел, май аенда кояшта кызыну да гаять файдалы ди. Тәннән тиз генә китми икән бу айда алынган «каралык». Шул ук вакытта, иң «көйдергеч» кызыну да май аенда була. Җылы җил белән кушылган кояш нурларының кием астыннан яңа килеп чыккан ап-ак тәнне бик тиз «ялап» алуын да онытырга ярамый. Матдәләр алмашын яхшыртырга, бетчәләрдән котылырга, иммунитетны ныгытырга, стрессларга каршы торучанлыкны арттырырга дисәң, май кояшыннан да яхшысы юк, диләр белгечләр. Бәхет һәм шатлык гормоны сератонин актив эшләнеп чыксын, кешенең кәефе тиешле югарылыкта булсын өчен дә кояш нурлары алыштыргысыз. Ә быел май кояшында кызыну өчен менә дигән җай чыгып тора бит әле. Алда безне 5 көн ял көтә. Хөкүмәт тә халыкның сәламәтлеген кайгыртырга алынган диярсең. Бакча-дачалардагы эшләрне карарга, шифалы май кычытканыннан пешкән аштан авыз итәргә, табигатьнең уянуын күзәтергә, кошлар җырын тыңлап ләззәтләнергә Ходай биргән мөмкинлек бит бу.
Май кояшының Аргентина һәм Уругвай әләм­нәрендә урын алып, нурлар чәчеп торуын, Аргентинада чыгарыл­ган тәңкәләргә урнаштырылуын исәпкә алганда да кояшның кешелек, тереклек өчен никадәр әһәмиятле икәнлеген аңларга була. Ачык йөзле, ягымлы кешеләргә дә «май кояшы кебек» дип әйтәләр бит. Май кояшы һәрберебезгә ягымлы елмайсын, җаннар тыныч, күңелләр шат булсын иде. Кояш көне белән!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: