16+

Күп балалы гаиләләргә бирелгән 33 мең кишәлекнең 3 меңендә генә төзелеш башланган

Көн кадагында торган мөһим проблемаларның берсе – күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү. Программа җиде ел элек кабул ителсә дә, бу өлкәдә проблемалар кимеми. Күп балалы гаиләләргә тапшырылган 33 меңнән артык җир кишәрлегенең бары 3 меңендә генә төзекләндерү эшләре башланган.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгының төзелеш компексына теләктәшлек күрсәтү бүлеге җитәкчесе Ольга Муханова әйтүенчә, кызганыч, күп проблема тиешле инфраструктура булмау белән бәйле. Бүгенге көндә торакларның 42,5 процентында гына электр үткәрелгән,су, газ кертү буенча чишәсе мәсьәләләр күп, юллар начар, асфальт турында бөтенләй әйтәсе дә юк.

Җир кишәрлекләрендә инфраструктураны рәткә китерү өчен якынча 35 миллиард сум акча таләп ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading