Торак төзелешенә ярдәм турындагы Федераль закон кысаларында, Россиядә күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү дәвам итә.
Казанда теркәлгән күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре Биектау районындагы Каймары һәм Лаеш районындагы Сокуры авыллары янәшәсеннән бүленә. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин, җир кишәрлекләрен чираттагы сайлап алу үткәрелә, дип хәбәр итте. Шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Фәрит Шәйдуллин аңлатмалар биргәнчә, Казанда 4590 гаилә җир кишәрлеге сорап гариза язган. Башта участоклар Каймары авылы янәшәсендәге урыннан бүленде. Булачак бистәләрнең проектын «Казгражданпроект» белгечләре әзерли. Торак йортлардан тыш, социаль учреждениеләргә, инженерлык корылмаларына да урыннар билгеләп калдырыла.
«Сокуры авылы янәшәсендәге җирләрне документлаштыру эшләре озаккарак сузылды. Хәзер кишәрлекләр әзер», - диде Илсур Метшин. Җир кишәрлеген сайлау (алу) катгый чират буенча оештырыла. Көн саен исемлектән 50 кеше җир участогы ала.
Мэр Илсур Метшин күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү актив рәвештә алып барылуын әйтте. Татарстанның үзендә генә дә Россиянең берничә төбәгендә бүленгән кадәр җир кишәрлекләре өләшенгән. Фәрит Шәйдуллин искәрткәнчә, Казандагы күп балалы гаиләләргә Каймары һәм Сокуры авыллары янәшәсеннән бүленүче җирләр җитмәячәк. Аларга әле тагын 1658 җир кишәрлеге кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар