16+

Күп балалы гаиләләргә августта җир биреләчәк

Казанда күп балалы гаиләләргә август ахырында һәм сентябрь башында җир кишәрлекләре бирүгә керешеләчәк.

Күп балалы гаиләләргә августта җир биреләчәк

Казанда күп балалы гаиләләргә август ахырында һәм сентябрь башында җир кишәрлекләре бирүгә керешеләчәк.

Кишәрлекләр башкаладан 9 километр ераклыкта - Биектау районының Каймары авылы тирәсеннән бүленә. Мэр Илсур Метшин кичә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре өләшкәндә гаделлекне катгый рәвештә сакларга боерды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, хәзер Биектау районы территориясендә кишәрлекләр чикләрен тәгаенләү эшләре бара. Әлеге чара тәмамлангач, алар күп балалы гаиләләргә тапшырылачак. Шәһәр башкарма комитеты Лаеш районындагы Сокуры авылы тирәсендә «Ак Барс» һәм «Татфондбанк» компанияләр төркемнәре милкендә булган җирләрдән дә күп балалы гаиләләргә кишәрлекләр алу мәсьәләсендә килешенүгә ирешкән. «Андагы кишәрлекләр көз айларында бүленәчәк. Хәзер топонимик карта һәм урынның генераль планы әзерләнә», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Мэр Илсур Метшин булачак авылның «Казгражданпроект» институты тарафыннан эшләнгән проектын иң элек күп балалы гаиләләр активы хөкеменә тапшырырга кушты. «Активта, һичшиксез, белгечләр бар. Алар проектка карата нигезле тәкъдимнәр кертми калмаслар. Яңа төзеләчәк бистәләрдә яшәячәк кешеләрнең фикерләре ишетелсен һәм исәпкә алынсын», - диде Казан мэры.
Социаль яклау органнары мәгълүматлары буенча, башкалада 3721 күп балалы гаилә исәпләнә. Бушлай җир кишәрлеге алырга 3541 гаилә гариза керткән. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында сораштырылган 712 күп балалы гаиләнең 16 проценты җир кишәрлеген - Биектау, ә 84 проценты Лаеш районыннан алырга теләвен белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading