Өлешле торак төзелешендә катнашкан кешеләрдән берәүләр фатир алып сөенде, икенчеләр хәсрәткә чумды.
Казанда, мисал өчен, 2010 елда Нокса авышлыгы урамында (Ноксинский спуск) «Молодежный» торак комплексы төзелеше башлана. Ләкин «Фон» фирмасы тарафыннан алып барылган эшләр туктап кала. Шулай да, «Молодежный»да 2015 елда – дүртенче, ә 2017 елда өченче йорт файдалануга тапшырылган. Узган ел беренче һәм икенче йортлар төзелеше кабаттан җанландырып җибәрелгән. Әзерлеге югары булган 108 фатирлы беренче йортның эчке эшләрен башкарып чыгу подрядчы оешма сыйфатында «Ак таш» компаниясенә йөкләнгән. Икенче (14 һәм 16 катлы секцияләрдән торган) йортта эшләрнең бер өлешен «СК Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять үтәгән. Хәзер йортны ахыргача төзеп бетерү «Ак таш»ка тапшырылган.
Фучик урамындагы «Царицынский бугор» торак комплексында 241 фатирга исәпләнелгән биш подъездлы йорт та «сакаллы» төзелеш.
Шушы йортлар мәсьәләсе шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов рәислегендә атна саен үткәрелә торган «төзелеш чәршәмбесе» киңәшмәсендә каралды. Быелның май ае ахырына «Молодежный» комплексындагы икенче йорт яныннан төзелеш башня кранын алу ниятләнелә. Җир кипшенгәч, йорт яны территориясен төзекләндерүгә керешелә.
– Башня краны сүтеп алынмаса, беренче йорт тулысынча төзелеп-әзерләнеп беткән очракта да, аны файдалануга тапшыру мөмкин булмаячак. Шунлыктан икенче йорттагы төзелеш эшләрен май ахырына ничек тә башкарып бетереп өлгерергә кирәк, – дип, Азат Нигъмәтҗанов төзүчеләрне вакытны кулдан ычкындырмаска чакырды.
Беренче йортта бүгеннәрдә үз җылылык пункты (ИТП), кертү-бүлү җайланмасы (ВРУ) урнаштыру һәм эчке эшләр гамәлгә ашырыла.
Өлешле төзелештә катнашучылар вәкиле Елена Семенова «Молодежный» комплексындагы ишегалларына асфальт җәю мәсьәләсе белән кызыксынды.
– Коры һава урнашуга, асфальтның икенче – соңгы каты түшәләчәк. «Ак таш» җәй ахырына таба мәктәпләрне төзекләндерүгә китә. Шунлыктан аларга «Молодежный»дагы эшләрен тәмамлап бетерергә кирәк була, – дип ышандырды Азат Нигъмәтҗанов.
«Молодежный» комплексындагы бишенче йорт әлегә иң мөшкел хәлдә. Аның төзелешен федераль чыганаклар хисабына җанландырып җибәрү күздә тотыла.
«Царицынский бугор» торак комплексындагы 241 фатирга исәпләнелгән биш подъездлы йортны берничә этапта файдалануга тапшыру ниятләнелгән булган. Беренче өч подъездны тапшыру буенча «Фон», «Атлант» һәм өлешле төзелештә катнашучылар арасында килешү дә кабул ителгән хәтта. Өстәмә килешү нигезендә, өлешчеләр автоурыннар сатып алырга ризалашкан.
– Йортка җылылык, электр челтәрләре сузылган, лифтлар куелган. Өлешчеләр 53 миллион сум акча җыешты. «Атлант» ярдәм күрсәтте, җыелган акчага инженерлык челтәрләре сузды. Йортның беренче чираты һаман тапшырылмый, йорт өч ел басып тора инде, – дип зарланды «Царицынский бугор» торак комплексы өлешчеләре вәкиле Галина Никифорова.
– Баштарак йортны тулысынча тапшыру теләге бар иде. Өлешле төзелештә катнашучыларга ярдәм фонды оештырылгач, финанслау тәртибе үзгәрде. Подрядчы белән чыгымнарны хисапладык, Фонд тарафыннан расланганын көтәбез. Әлеге йортта инде эш күп калмады. Шулай да бу йорт барыбер дә берничә этапта файдалануга биреләчәк, – дип аңлатты Азат Нигъмәтҗанов.
Күпкә түзгәнне, азга түзәрбез дигәндәй, «Молодежный» белән «Царицынский бугор» өлешчеләренең дә, ниһаять, фатирлы булыр көннәре якынлаша.
Анна Арахамия фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар