16+

Кредит «йолдызчыклары» нәрсә яшерә? (БЕЛГЕЧ КИҢӘШЛӘРЕ)

Кредит «йолдызчыклары» нәрсә яшерә? (БЕЛГЕЧ КИҢӘШЛӘРЕ)

Үз гомерендә бер тапкыр да кредит алмаган кешеләр бармак белән генә санарлыктыр. Бер яктан, бу бик җайлы: теләгән әйбереңне сатып алырга акчаң җитеп бетми икән, кредит рәсмиләштерәсең дә, проблема хәл ителә сыман. Тик ни дисәң дә, кредит ул - керем түгел. Бу акчаларны файдаланып торган өчен, процентлар белән түләргә кирәк. Кредит сазлыгына кереп батмас өчен, нәрсәдән сак булырга? Кредит «йолдызчыклары» нәрсә яшерә? Банктан акча алганда игътибар итәргә кирәкле иң мөһим кагыйдәләр турында адвокат Юлия КОРОЛЕВА белән сөйләштек.


Укырга иренмәгез

- Кеше кулланучы кредитын (потребительский кредит) алырга уйлады, ди. Беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә?
- Кредитның шартларын, килешүне игътибар белән, ахыргача укып чыгарга кирәк. Кызганыч, күп кеше берничә биттә язылган килешүне укырга теләми, иренә, вакытын кызгана, аңламыйм дип уйлый. Югыйсә, анда сүз нәкъ менә клиентның акчалары турында бара. Килешүне барыбер үзгәртеп булмый, аңа өстәмәләр кертү мөмкин түгел дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Хәзер банк белән клиент арасындагы мөнәсәбәтләр 2013 елның декабреннән гамәлгә кергән «Кулланучылар кредиты турында»гы федераль законга нигезләнә. Аның нигезендә, займ алучы, акчалар кулга кергәнче, кредиттан баш тартырга да хокуклы. Шулай ук кредитны вакытыннан алда түләп бетерергә, бу очракта процентларны яңадан исәпләттереп, берникадәр сумманы янга калдырырга да рөхсәт ителә. «Кулланучылар кредитлары турында»гы законны да укырга кирәк. Ул әллә ни озын түгел. Документларны вакытыгызны кызганмый укып чыксагыз, артык акчалар да тотылмый, иң мөһиме - җан тыныч булачак.

- Кредит алганда, иминиятләштерү дигән нәрсә бар. Әйтик, кредит алучының гомерен, алынасы машинаны иминиятләштерергә кушалар. Бу мәҗбүриме?
- Кредитның тулы бәясе ул - займ алучы, кредиттан файдаланганда түли торган барлык сумма. Моңа иминиятләштерү бәясе дә кергән. Кредитның тулы суммасы турындагы мәгълүмат, килешүнең беренче битендә, уң як чатта квадрат рамкада акка кара белән зур, аңлаешлы шрифт белән кулдан язылырга тиеш. Үзәк банк квартал саен кредитның уртача базар бәясен билгели. Гади итеп әйткәндә, банк займнары буенча, Россия күләмендә уртача процент ставкасы куела. Аның ничек исәпләнгәнлеге Үзәк банк хезмәткәрләренә генә мәгълүм. Иң мөһиме: банк бирә торган процент ставкасы кредитның уртача базар бәясенең өчтән береннән артмаска тиеш. Шул рәвешле, Үзәк банк кредит бирүне үзенчә контрольдә тота. Һәр кешенең дә банкны сайлау, процент ставкаларын чагыштыру мөмкинлеге бар.
Иминиятләштерү кирәкме, юкмы икәнен банк үзе хәл итә. Кагыйдә буларак, страховка мәҗбүри. Йә товарны залог буларак алырга мөмкиннәр. Бу очракта үзеңне банк урынына куеп карарга кирәк. Сез, алмашка берни таләп итмичә, белмәгән кешегә акчалар бирер идегезме? Иминиятләштерүдән баш тартып, кредит рәсмиләштерү мөмкин түгел. Ә менә банк тәкъдим иткән иминият компаниясе урынына үзегез теләгәнен, башкасын сайларга була.

- Кайбер кибетләрдә товарны шунда ук кредитка рәсмиләштерергә була. Банктан кредит алу отышлыракмы, әллә кибет аша алсаң яхшыракмы?
- Бу очракта тагын шул Үзәк банк билгеләгән кредитның уртача базар бәясе белән чагыштырырга киңәш итәм. Еллык процент ставкаларына игътибар итәргә кирәк. Беркем өчен дә сер түгел: кибеттә кредит рәсмиләштерү мөмкинлеге ул - үзенә күрә маркетинг алымы, сатып алучы товарны күрә дә, акчасы булмаса да, кредитка рәсмиләштереп булганын белгәч, сатып алудан тыелып кала алмый. Әмма бу отышлы шартларда кредит алу дигән сүз түгел.

- Бу автокредитка да кагыламы?
- Әйе, автомобиль, фатир алганда да шулай. Банкның автосалонның партнеры булуы, күчемсез милек агентлыгы белән хезмәттәшлек итүе - ул әле кредит арзанрак бәядән биреләчәк дигән сүз түгел. Теләгән товарны сатып алу өчен нәкъ менә шул кибет белән эшли торган банктан гына акча алып торырга димәгән. Башка банкка барып, акча рәсмиләштерергә, аннары, әйтик, автосалонга барып, машина алырга була. Шунысы да бар, кагыйдә буларак, сатучыларга банклар, күбрәк кешене кредит рәсмиләштерергә өндәгәненә карап, комиссия түли.

Яшерен комиссия турында онытырга вакыт

- Кайбер банкларда хезмәт урыныннан белешмә сорап тормыйлар, паспорт җитә, диләр.
- Гомуми кагыйдәләр буенча, банк кредит алучыдан займны ай саен түләп бара алуы турында документ соратырга тиеш. Шулай ук клиентның кредит тарихы да тикшерелә. Әгәр документлар соратмыйлар икән, мондый кредитның кыйбатка төшүе бар.


Банкларны алдарга маташучылар да очрый. Кайберәүләр хезмәт хакы турында ялган документлар китерә. Сүз уңаеннан, бу - закон бозу булып исәпләнә, кредит алу өлкәсендә алдалау дип санала. Моның өчен җәза каралган. Дөрес, кредит алганда кулга богау кигезмәячәкләр, хезмәт хакы турында ялган мәгълүмат биреп тә кредит алырга була. Ләкин киләчәктә кабат банкларга мөрәҗәгать итәргә туры килсә, документларны тикшергәндә, чын хакыйкать ачыкланырга мөмкин.


- Еш кына килешүнең иң азагында кечкенә генә шрифт белән мәгълүмат күрсәтелә. Аны кредит «йолдызчыклары» дип тә йөртәләр. Анда нәрсә яшеренгән?
- Төп пунктларда әйтелмәгән нәрсәләр, гадәттә, килешүдә иң аска вак хәрефләр белән языла. Аны шулай ук уку мәҗбүри. Менеджердан зуррак шрифтка күчереп, кәгазьгә чыгартып бирүне дә сорый аласыз. Каршы килсәләр, Россия Үзәк банкына, хокукларны кысрыклыйлар дип, шикаять белән мөрәҗәгать итәргә була.

- Ул «йолдызчыклар»да яшерен комиссияләр хакында әйтелгәндер әле?
- «Кулланучылар кредитлары турында»гы закон гамәлгә кергәннән бирле, яшерен комиссияләр, «йолдызчыклар» турында онытырга да була. Дөрес, ниндидер комиссияне яшерәләр дип шикләнәсез икән, Үзәк банкка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәҗбүри булмаган комиссияләр, кредитка кагылмый торган хезмәт өчен акча алу, кредит алуда кирәкле эшләр өчен акча таләп итү, әйтик, банкта исәп счеты ачтыру өчен акча сорау - болар барысы да законлы түгел.

- Күп кенә банклар кредит акчаларын махсус карта аша түләп барырга кушалар. Картадан баш тартып, акчаларны касса аша күчерергә буламы?
- Бу - кулланучыга уңайлы булсын өчен эшләнә. Карта белән терминаллар аша үзеңә түләргә дә мөмкин. Шул ук вакытта, банк кредитны карта аша түләттерергә мәҗбүр итә алмый.

Банктан кредит алганда белергә кирәкле 5 КАГЫЙДӘ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading