16+

Күсе, тычкан, таракан... инде Зика зәхмәте

Хатын-кызларга көмәнле вакытларында тропик илләргә бармый торулары хәерле. Зика вирусы эләктергән очракта, балалары микроцефалия авырулы булып туачак.

Күсе, тычкан, таракан... инде Зика зәхмәте

Хатын-кызларга көмәнле вакытларында тропик илләргә бармый торулары хәерле. Зика вирусы эләктергән очракта, балалары микроцефалия авырулы булып туачак.

"Татмедиа" республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзор оешмасының Татарстан буенча идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Анна Алешина әнә шундый шомлы кисәтү ясады. Зика вирусы йоктыруның билгеләре: тәнгә кызыл тимгелләр тарала, хәлсезлек, баш һәм буыннар сызлау, өянәк тоту, буыннар шешенү, яктылыктан күз авырту. Авыруга каршы вакцина һәм махсус дарулар әлегә юк.

Бу авырудан кеше үлми, тик авырлы (көмәнле) хатын-кызлар өчен куркыныч. Вирус карындагы яралгыга күчә, сабый микроцевалия авырулы ягъни баш сөяге һәм мие кечкенә булып туа. Бразилиядә узган ел психик яктан җитлекмәгән әнә шундый 1248 бала дөньяга килгән.

- Тропик илләрдә тәнне каплаучы кием кияргә, озынборын-черкиләргә каршы репеллентлар (химик сыекчалар) кулланырга кирәк. Aedes озынборыны көндез активлаша, шунлыктан кунакханә бүлмәсе тәрәзәләрен ачмагыз, йоклаучы кешеләр өстенә дару сиптерелгән пәрдә каплагыз. Авыру кешедән-кешегә йокмый, әмма кан аша эләгергә мөмкин, - диде Анна Алешина.

Роспотребнадзор оешмасының Татарстан буенча идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Луза Борисова сөйләгәнчә, Казанда "Идел буе районы торак-коммуналь хуҗалыгы", "Вахитов районы", "Уңайлы торак", "Иске шәһәр" идарәче компанияләре карамагындагы йортларда яшәүчеләр күсе, тычкан, кырмыска, озынборыннардан зарланып иң еш мөрәҗәгать итүчеләр икән. Кимерүчеләрнең, бөҗәкләрнең "дилбегәдән" ычкынып, иркенләп котырынулары турында Роспотребнадзорга түгел,ә иң башта идарәче компанияләргә һәм 063 телефоны аша "Ачык Казан" порталына хәбәр бирергә кирәк.

- Кешеләр коммуналь хезмәтләрдә "дератизация", ягъни кимерүчеләрне һәм бөҗәкләрне агулау эшләре өчен акча түли. Шушы эшләрне тиешенчә башкармаганннары өчен идарәче компанияләргә 300 мең сумнан артык штраф салынды, - диде Луиза Борисова, - Авылларда елга-күл буйларында озынборыннарны агулау өчен быел республика бюджетыннан 51 миллион сум акча билгеләнде. Районнар башкарма комитетларына заявканы җирле үзидарәләр һәм аерым гражданнар да бирә ала. Шәхси йорт яки дача участогын агулату - монысы түләүле хезмәт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading