16+

Кунак чакырсаң, йортыңны җыештыр

Татарстанда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр санитар чистарту икеайлыгы барачак. Казанда ул 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәреләчәк. Гомумшәһәр өмәсе - 20 апрельдә.

Кунак чакырсаң, йортыңны җыештыр

Татарстанда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр санитар чистарту икеайлыгы барачак. Казанда ул 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәреләчәк. Гомумшәһәр өмәсе - 20 апрельдә.

Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта игълан ителде. «Универсиада көтелү сәбәпле, Казанга нык игътибар биреләчәк. Парклар, сәүдә нокталары, Елга порты территорияләре яхшылап җыештырылачак. Тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә штрафлар салыначак. Хәзер министрлыкның мондый хокукы бар», - диде республиканың экология һәм табигый ресурслары министры Артем Сидоров.
Чүп өемнәре һәм рөхсәтсез урыннарга чүп бушатучылар турында министрлыкның 267-68-87 «кайнар элемтә» телефоны аша хәбәр җиткерергә мөмкин.
Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, башкалада 19,8 миллион квадрат метр юл өслеген, 245 гектар мәйданда паркларны һәм скверларны җыештырырга кирәк булачак. Узган елгы санитар чистарту икеайлыгында башкаладан 206 мең куб.метр көнкүреш калдыклары, 34 мең куб. метр күләмле чүп-чар чыгарылган.
Казанда узган ел шәһәр читендәге урманлыкларда, ерганакларда рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 190 чүплек ачыкланган иде, аларның 182се бетерелде. Бу язда янә 38 урында чүплек өемнәре табылган. Башкаланың 60 урынына чүп-чар түгү «хроник авыру» төсен алган. Әлеге исемлектә Суворов, 3 нче Калининград урамнарындагы һәм Каенлыктагы ерганаклар, Новаторлар белән Заря урамнары арасындагы буш территория, Самосырово торак пункты артындагы җирлек тә бар.
Владимир Куляжев: «Гомумшәһәр өмәсендә 200 мең кеше, 4500 предприятие һәм учреждение катнашыр дип көтелә. Казанда зур төзелешләр башкарылды. Хәзер инде йорт-җирне җыештырыр вакыт. Универсиадага гына түгел, гомумән, шәһәребездә һәрвакыт чисталык саклануына ирешергә кирәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading