16+

Кырымга авиабилет бәяләре ике тапкырга төште

Бүгенге этапта Россия белән Кырым ярымутравын бәйләүдә авиаэлемтәгә әллә ни альтернатива күренми. Шуны күздә тотып, ил җитәкчелеге ике арадагы авиаэлемтәләрне үтемле итү чараларын күрә. Россиянең «Аэрофлот» милли авиакомпаниясе Кырым юнәлешенә билет бәяләрен якынча ике тапкырга төшерде.

Махсус тариф буенча билетлар 1 апрельдән сатыла да башлады. Очышларны «Аэрофлот» төркеменә керүче авиакомпанияләр башкарачак.
Россия төбәкләреннән Кырымга яки ярымутраудан Россиянең башка төбәкләренә баручы пассажирлар өчен махсус тарифларның алты төре әзерләнгән. Мәсәлән, Мәскәү-Симферополь-Мәскәү һәм Симферополь-Мәскәү-Симферополь маршрутларына эконом-класстагы билетның минималь бәясе 7500 сум. Бер якка гына билет бәясе 4000 сум тора. Һәр рейска билетларның яртысыннан артыгы минималь бәяләрдән сатылачак, дип ышандыра «Аэрофлот» җитәкчелеге. Бәяләр төшү «Аэрофлот»ның Россиянең башка калаларыннан Кырымга баручы очкычларына да кагыла.
Җәйге очышлар программасыннан аңлашылганча, Мәскәүдән Симферопольгә авиарейслар саны арттырыла, ярымутрауның башка төбәкләренә дә рейслар ачу планлаштырыла. Мәсәлән, 1 апрельдән 31 майга кадәр Россия башкаласыннан Симферопольгә көненә 4 рейс ясалачак. 1 июньнән көндәлек рейсларның санын ике тапкырга арттырырга уйлыйлар. «Аэрофлот» төркеменә кергән авиакомпанияләрнең Симферопольгә атналык рейслар саны 77гә җитәчәк.
Бу - күңелле яңалык: ул, беренчедән, алда торган туристлык сезоны мәнфәгатьләре белән бәйләнгән. Максат - россиялеләрне илнең яңа төбәге булган Кырымга күбрәк җәлеп итү. Икенчедән, уртача яшәү дәрәҗәсе бездән калышкан кырымлыларга илнең башка төбәкләренә сәфәр кылу өчен мөмкинлекләр ачу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading