16+

Кыш бабай безгә ишкәк тотып киләчәк?!

Татарстан баш­каласында Үзәк чыршы Меңьеллык паркында 25 де­кабрьдә 16.00 сә­гатьтә ачылачак. Кыш бабай бәйрәмгә, гадәттәгечә, бизәкле таягына түгел, ә ишкәккә таянып чыгачак.

Кыш бабай безгә ишкәк тотып киләчәк?!

Татарстан баш­каласында Үзәк чыршы Меңьеллык паркында 25 де­кабрьдә 16.00 сә­гатьтә ачылачак. Кыш бабай бәйрәмгә, гадәттәгечә, бизәкле таягына түгел, ә ишкәккә таянып чыгачак.

Декабрь аенда да яңгыр явып торганлыктан, Казан тротуарлары бозлавыкка әверелде. Шуның белән бәйлеме икән дип тә уйлап куйдым.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев:

- Декабрьнең беренче яртысында нормадагы 38 миллиметр урынына 17 миллиметр явым-төшем күзәтелде. Кыш башыннан 46 мең тонна кар чыгарылды. Юллар чиста, ләкин тротуарлар бозлавыклы. Бу көннәрдә 500дән артык эшче тротуарларны боздан арындыру белән мәшгуль, - дип хәбәр итте.

Кыш Бабай кулындагы ишкәкнең серен шәһәр башкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова чиште.

- Казанда киләсе елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Меңьеллык паркындагы Чыршы бәйрәмнәре FINA чемпионатына багышлана, - диде ул.

Казанның үзәк урамнарындагы баганаларга «кар бөртеге» һәм «аҗдаһа» бизәкләре эленә. Горький шоссесындагы транспорт боҗрасында, Оренбург тракты белән Академик Парин урамы киселешендә, шулай ук Болак күперләрендә электр лампочкаларыннан сурәтләр ясала. Ирек мәйданы да шулай бизәлә. Меңьеллык паркында һәм Камал театры каршындагы мәйданда «утлы фонтаннар» нур сиптерәчәк.

«Әкият» курчак театры янындагы боз шәһәрчеге 29 декабрьдә ачылырга тиеш. Анда бизәлгән Чыршы, боздан сыннар һәм уен мәйданчыклары булачак. Тамашачыларга җылыну һәм туклану бүлмәләре дә әзерләнелә.

- Быел Иске-Татар бис­тәсендә дә Яңа ел шәһәрчеге эшләячәк, - диде Наталья Гречанникова.

«Нэфис» компанияләр төркеме узган елдагыча «Казан-Арена» футбол стадионы каршында 15 мең квадрат метрдан да зуррак шугалак ясый. Ул якын арада инде эшли дә башлаячак.

Наталья Гречанникова сөйләгәнчә, шәһәрнең 1 нче балалар хастаханәсендә лейкемия авыруыннан дәваланучы сабыйлар, Восстание урамындагы Социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар-ятимнәр дә онытылмаячак. Студентлар һәм җәмәгать оешмалары активистлары алар өчен бәйрәм чаралары оештырачак. Башкала районнарының яшьләр җәмәгать оешмалары тәрбиягә алынган балаларга ярдәм йөзеннән «Кыш Бабайга хат», хәзерге вакытта хастаханәләрдә дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләү-хәйрия акцияләре үткәрәчәк.

- Яңа ел бөтен халык яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Нинди яшьтә булуга карамастан, аңа әзерләнәбез, Яңа елдан могҗиза көтәбез, - диде шәһәр мэры Илсур Метшин. - Быел могҗиза көтү катлаулырак, чөнки дөнья базарында икътисади хәл тыныч түгел. Әмма, 500-600 ел элек евро да, доллар да, алмаштыру курслары да булмаган, ә кешеләр бәхетле яшәгән. Әлеге кәгазьне уйлап чыгарган кешеләр бәхетнең нидән гыйбарәт булуын дөрес бәяләмиләр. Бәхет ул акча кыйммәте белән түгел,ә туганнарыңның, якыннарыңның сәламәтлеге, киләсе көнгә ышаныч белән бәяләнә. Нинди генә икътисади хәлләргә карамастан, мин Казанда тормышның башка шәһәрләрдәгедән яхшырак булачагына ышанам. Моның өчен республика җитәкчелеге беренче елын гына тырышуы түгел, бүген дә Президент республикада икътисади тотрыклылык саклауга зур хезмәт куя. Бу бәйрәм белән без кешеләргә киләсе көнгә ышанычны кайтарырбыз, яшәү һәм ярату, хезмәт һәм иҗат дәрте уятырбыз дип ышанам. Без бу бурычны уңышлы башкарып чыгарга тиешбез.

Казанда Яңа ел төнендә җәмәгать транспорты сәгать 2.00гә кадәр эшләячәк. 2015 елның 1 гыйнварендә пассажир транспорты маршрутларга расписаниедә каралганнан ике сәгатькә соңрак чыгачак. Ял көннәрендә җәмәгать транспорты 23.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Фото: prokazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading