Шәһри Казан

Кыш бабай безне балачакка кайтара

Яңа ел берәүләр өчен мандарин, икенчеләр өчен кибетләрдә башланган ташламалар белән күзалланса, мин үзем урамнарда кардан ясалган сыннар күренә башлагач, «Яңа ел да җитә икән» дип уйлап куям. Авыл районнарында, бигрәк тә төньяк төбәкләрдә - Саба, Кукмара, Арча һәм Балтач якларында ниндиләрен генә ясамыйлар ул Кар бабайларның.

Хәер, хәзер инде кар тәгәрәтеп, башына иске чиләк кидертеп Кар бабай ясаулар әллә кайчан онытылды. Кишер борынлы, күмер күзле Кар бабайлар сагындырсалар да, бүгенгеләренә дә сокланмый мөмкин түгел. Балтачка кайткач та, хәйран калып килдем - елдан-ел остарып киләләр «үзешчән сынчылар». Аждаһаның гына ничә дистә төрдәгесен күргәнмендер. Куркыныч, усал кешеләрне аждаһа белән чагыштыралар, ә болар шундый сөйкемле, зыялы, дип әйтсәм дә арттыру булмас, хәтта чып-чын галстук такканнарын да күрдем. Киләсе ел балтачлылар өчен бик уңышлы булыр, ахрысы, аждаһасын да зурлаганнар, Кыш бабайны да бик хөрмәтләп каршы алдылар. «Мин хыялларга бирелеп яшәмим», - дип, гаять җитди, кырыс булып күренергә теләгән кеше күңелендә дә бар инде ул могҗизага ышану, һич югында ышанырга теләү… Ә Яңа ел инде ул - Кыш бабайлы, могҗизалы бәйрәм. Самими балачакка кайтып, Кыш бабайның чынлыгына да, Яңа елдан бар нәрсәнең бары тик яхшы гына булачагына да ышанасы килә... Балтач урамын тутырып барган Кыш бабайларны һәм Кар кызларын күреп, кем нәрсә теләгәндер дә, нәрсәгә юрагандыр, әйтә алмыйм, һәрхәлдә, битарафлар калмагандыр. Әлеге бәйрәмгә һәр авыл җирлеге, һәрбер оешма зур әзерлек белән, Кыш бабай белән Кар кызын бизәлгән машиналарга утыртып килгәннәр. Әлбәттә инде, гади машиналар гына түгел, бәйрәменә хас итеп, машиналар да битлек «кигәннәр» - куяннарга һәм аждаһаларга әверелгәннәр. Янәдән шул аждаһаларга әйләнеп кайтыйм әле: миңа ул, нигәдер, гел менә безнең татарныкы кебек, татар халык әкиятләреннән килеп чыккандыр сыман. Һәм менә шул парадка «килгән» аждаһаларның берсенең авызыннан чын-чынлап ут ургылып тора иде. Кемнең кулында - шуның авызында, диләр бит инде - «утлы аждаһа» да Балтач районының газ челтәре оешмасыннан булып чыкты. Әлеге оешмада, чыннан да, әкият дөньясын, сабыйларны үз иткән кешеләр эшли, ахрысы. Алар төзегән боз шәһәрчегендә дә балалар кыш буе уйнап кинәнә. Кыш бабайлы Яңа елны да балалар бәйрәме дисәк тә, зурлардан да артмый ул. Балтач районында узган бәйрәмнең фотосурәтләрен карап утырам да балаларга караганда зурлар күбрәк шатланган, ахрысы, дигән нәтиҗәгә киләм: йөзләрдә - елмаю, күзләрдә - очкын. Бәйрәмгә халык мәҗбүри рәвештә түгел, ә ихласлык белән килгән, күрәсең. Кем нинди фикердәдер, миңа калса, күңелләрендә сабыйлык эчкерсезлегенең очкыннарын гына булса да саклый алган кешеләр матур-күркәм эшләргә сәләтле.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим