16+

Кыш уртасында «яз» килде

Табигать-Анабызга күз тиде, ахрысы. Югыйсә кышка матур гына килеп кергән идек. Бар тараф ап-ак карга күмелде. Тотрыклы салкынча көннәр башланды, дип өметләнеп, авыл агайлары сугымлык терлекләрен чалырга, ә апа-сеңелләр каз өмәләре үткәрергә кереште. Ләкин, менә сиңа мә! Декабрь башында һава кинәт җылытып, яңгырлар яварга тотынды, Казан урамнарында язгы гөрләвекләрдәй су...

Кыш уртасында «яз» килде

Табигать-Анабызга күз тиде, ахрысы. Югыйсә кышка матур гына килеп кергән идек. Бар тараф ап-ак карга күмелде. Тотрыклы салкынча көннәр башланды, дип өметләнеп, авыл агайлары сугымлык терлекләрен чалырга, ә апа-сеңелләр каз өмәләре үткәрергә кереште. Ләкин, менә сиңа мә! Декабрь башында һава кинәт җылытып, яңгырлар яварга тотынды, Казан урамнарында язгы гөрләвекләрдәй су...

Табигать-Анабызга күз тиде, ахрысы. Югыйсә кышка матур гына килеп кергән идек. Бар тараф ап-ак карга күмелде. Тотрыклы салкынча көннәр башланды, дип өметләнеп, авыл агайлары сугымлык терлекләрен чалырга, ә апа-сеңелләр каз өмәләре үткәрергә кереште. Ләкин, менә сиңа мә! Декабрь башында һава кинәт җылытып, яңгырлар яварга тотынды, Казан урамнарында язгы гөрләвекләрдәй су ага. Җитмәсә, 6 декабрьдә көчле җил терәк баганаларны аударып, бозланып каткан чыбыкларны өзеп, Татарстанның 9 районындагы 69 авылны утсыз калдырды. Күпчелек районнарда энергия чыганаклары кабаттан тоташтырылган.
Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе мәгълүматларына караганда, соңгы 2 көндә урамнарда имгәнүнең 12 очрагы теркәлгән. Таеп егылудан 9 кеше аягын сындырган, калганнары йә башын, йә кулын бәргән. Ашыгыч медицина ярдәме 5-6 декабрь көннәрендә генә дә җәмәгать урыннарына - 172, урамнарга 164 чакыру алган.
Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтүенчә, һава температурасының төшүе көтелү сәбәпле, хәзер юл хезмәтләренең төп бурычы - бозлавык барлыкка килүне булдырмау. Казан урамнарын кардан җыештырырга көн саен 600-640 берәмлек махсуслаштырылган техника чыга. Шуңа да карамастан, Казан урамнары йөрерлек түгел. Юл хуҗалыкларына билгеле бер булышлык максатында зур аншлаг-игъланнар әзерләнә. Алар кар көрәү-ташу эшләре барган вакытта урам башларына куелачак.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә һава температурасы төшә башлаячак. Инде киләсе төнгә үк 6 градуска кадәр суытачак. Бу исә юлларда тоташ бозлавыклар хасил итеп, тагы да зуррак бәла-казаларга китермәсме?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading