16+

Кышкы сәгатькә кайтабыз?!.

Россиядә 2011 елда, ул вакыттагы Президент Дмитрий Медведев башлангычы белән, кышкы һәм җәйге вакытка күченү гамәлдән чыгарылган иде.

Кышкы сәгатькә кайтабыз?!.

Россиядә 2011 елда, ул вакыттагы Президент Дмитрий Медведев башлангычы белән, кышкы һәм җәйге вакытка күченү гамәлдән чыгарылган иде.

Бездә хәзер җәйге вакыт кулланылышта булып калды, ә ул астрономик халәттән 2 сәгать алдан бара. Үзәк матбугат хәбәрләренә караганда, РФ Дәүләт Думасы сәгать телләрен кышкы вакытка кайтару турындагы закон проектын 10 июньдә тикшерүгә куярга ниятли. Думаның сәламәтлек саклау буенча комитеты рәисе Сергей Калашников әйтүенчә, 10 июньдә закон проекты беренче укылышны узачак. Аннан соң, төзәтмәләр өчен беркадәр вакыт биреләчәк. 20 июньнәр тирәсендә кышкы вакытка күчү турындагы закон проекты икенче укылышта тулаем кабул ителәчәк», - ди депутат Калашников. Дәүләт Думасы бу көннәрдә ил төбәкләренең кайсы сәгать поясын үзләрендә гамәлгә кую турындагы тәкъдимнәрне
туплый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading