16+

Кышкы вакыт кире кайтачак

Ил халкы сәгать укларын быел ук күчерергә мөмкин. «Известия» газетасы язганча, кышкы вакытны россиялеләргә Сочида узачак Олимпия уеннарыннан соң кайтарырга җыена. Сәгать угы бер сәгать артка күчәчәкме, әллә аны елына ике тапкыр күчерәчәкбезме - монысы әлегә хәл ителә.

Хәзерге вакытта ил халкы җәйге вакыт белән яши. Кышкы һәм җәйге вакытка күчү 2011 елда бетерелгән иде. Шул вакыттан бирле рәтләп йокы да күргән юк. Моның кеше сәламәтлегенә зыяны турында табиблар чаң да сугып карады. Тик элекке вакытка күчәргә ашыгучы гына булмады.Сәгать укларын күчерүне көз көне хәл итәргә уйлаганнар иде дә, шул Олимпиада узасы булгач, моны башка вакытка калдырып тордылар. Ни өчен дигәндә, спорт уеннарын чит илләргә трансляцияләгәндә сәгатьне башка илләрнеке белән тәңгәлләштерергә туры килер иде. Аннары акча мәсьәләсе дә зур роль уйный. Россиягә сәгать укларын Олимпиадага кадәр үк күчерү 300 миллион долларга төшәчәк иде.
Димәк, Сочида узачак Олимпия уеннарын гына көтәргә кала, аннары инде, Ходай теләсә, элеккечә - йокыбыз туйганчы йокларбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading